Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Закон - су янында да закон!

Җәй көне су буйларында ял итүчеләр саны арта. РФ Су кодексының 6 маддәсе нигезендә гомуми файдаланудагы су объектлары һәркем өчен һәм аларны һәр гражданин шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары максатындабушлай кулланырга хокуклы. Гомуми файдаланудагы су объектының яр линиясендәге җир полосасы да гомуми файдалану өчен. Яр буе полосасында йөрергә, балык тотарга, йөзмә...

Гражданнарның гадәттә ял итү урыннарына керү өчен физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар түләү алырга тиеш түгел. Гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтеп керүне тәэмин итү шартларын үтәмәгән өчен гражданнарга - 5 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга һәм эшмәкәрләргә - 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр административ штраф салу яисә эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору каралган (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.12.1 маддәсе). Файдалану хокуклары тәләү алучыга бирелмәгән булса, дәүләт яисә муниципаль милек булган су объектлары янындагы җир участокларына килү, техникада керү өчен акча түләтү шулай ук законга каршы килә. Моның өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.1 маддәсе нигезендә кисәтү яисә административ штраф салу каралган.

Сулык янына шәхси транспортта килү дә хокук бозуга керә. Су саклау зонасы чикләрендә махсус транспортка гына хәрәкәт итү һәм тору рөхсәт ителгән, дип хәбәр итә район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X