Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз-үзегезне акрынлап үтермәгез!

Кайбер кеше үз-үзен асылынып, тугызынчы каттан сикереп, агу эчеп үтерә, ә кайвакыт тәмәке тартып, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар кулланып, үз-үзен акрынлап үлүгә дучар итә. Хәзерге вакытта эчкече ата-аналардан туган 17 процент балалар дебиллар, акыллары зәгыйфь.

Россиядә кеше башына (картлар һәм күкрәк балаларын да кертеп!) елга 16 литр эчемлек туры килә! Ә бит экспертлар исәпләвенчә, кеше елына 8 литр алкоголь кулланса, аның иммунитет системасы бозыла, бөтен эчке әгъзаларына зыян килә, акылы зәгыйфьләнә.
Адәм баласы гакыллы, гайрәтле һәм тырыш булып дөньяга килә, ләкин ул, исерткеч, миңгерәткечләр кулланып, үз ихтыяры белән акылдан яза, үзенең кешелек сыйфатларын югалта. Исерекнең рухи халәте, ояты кача. Ә оят ул – иманның бер ботагы. Әлбәттә, даими эчүченең иманы да юкка чыга. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Әгәр берәү Аллаһыга һәм ахирәт көненә иман китергән булса, хәмерне эчмәсен! Әгәр берәү Аллаһыга һәм ахирәт көненә иман китергән булса, хәмер эчелә торган өстәл артына утырмасын”, – диелә.
Җир шарының әйдәүче экспертлары фикеренчә, планетада 62 миллион кеше алкаш. Шуларның 20 миллионы Россиядә яши. Бу – илнең һәрбер җиденче кешесе, дигән сүз.
50 процентка якын Россия халкы спиртлы эчемлекләр куллана. Медицина стационарларында яткан авыруларның 75 проценты аракы һәм башка исерткечләр куллану нәтиҗәсендә вафат булалар. Барлык җинаятьләрнең 60 проценты алкоголь сәбәпле кылына. Аналитикларның фаразлары буенча алкоголизм һәм наркомания Россиянең әкренләп юкка чыгуына төп сәбәп булып тора. Беренче урында – исерткеч эчемлекләр, икенче урында никотин тора. Хөкүмәт сата торган “легаль наркотиклар”дан соң, криминаль наркотиклар белән агулану яшь буынны һәлакәткә китерәчәк.
Күпләр тәмәке тартуны бик җиңелгә саныйлар, мин җиңел сигарет кына тартам, андыйларга гадәтләнү булмый, диләр. Хәтта мөселманнар арасында да тәмәке тартучылар очрый. Алар: “Коръәндә тәмәке тарту турында тыю юк, бу гамәл зур гөнаһка керми”, – дип акланалар. Пәйгамбәребез заманында тәмәке тарту булмаган, ләкин бу яман гадәтнең хәрәмлегенә дәлилләр җитәрлек.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Үз-үзегезне үтермәгез”, – ди. (“Хатыннар” сүрәсе, 29 аять.) Тәмәке белән дус булучыларның гомере кимендә 10-15 елга кыскара.
Тәмәке составында булган төрле зарарлы матдәләр, газлар (сөрем, күмер газы, күкертле водород, аммиак, нафтол һ.б.) йөрәк, ашказаны, бөер һәм үпкәләрнең эшчәнлеген боза; бронхит, пневмония, үпкә рагы кебек авырулар китереп чыгара.
Ул бигрәк тә хатын-кызлар өчен куркыныч, чөнки тәмәке тарту аркасында аларда бик еш кына күкрәк, аналык яман шеше башлана, һәм алардан туган балаларда төрле җитешсезлекләр күзәтелә һәм, үсә төшкәч, алар да тәмәкегә тартылалар. Бу, үз чиратында, балаларның яшьтән үк наркотикларга һәвәслеген арттыра.
Бөтендөнья табиблары бер фикердә: тәмәке тарту – әкрен үлем чыганагы, чөнки тәмәке – агу. Ел саен шул агу аркасында 3 миллион тәмәкече якты дөнья белән хушлаша. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы хәбәр итүенчә, бу хәл шулай барса, бүгенге көндә яшәүче ярты миллиард халык тиздән тәмәке тарту аркасында якты дөнья белән хушлашачак.
Тәмәке тартучы башкаларга, шул исәптән, үзенең гаиләсенә дә зыян сала. Тәмәке тартканда чыккан төтенне башкалар да суларга мәҗбүр. Пәйгамбәребезнең хәдисе бар: “Үзеңә зыян салу да юк, башкаларга зыян салу да юк”. Тәмәке тарту ул – “бәһале ләззәт”. Бу агуны даими кулланып, кеше Аллаһы Тәгалә биргән малын исраф итә. Пәйгамбәребез “һәр исраф (малны урынсыз әрәм итү) – хәрәм”, дигән.
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә һәммәбезне тик бер Үзенә генә гыйбадәт кылу өчен халык кылган. Ә бит тәмәке тартучы, “чамасын белеп” яхшы аракы, шәрабләр эчүче тиз арада никотин, алкоголь колына әйләнә, физик һәм психик яктан алардан бәйлелек хәленә дучар була.
Безнең илдә тәмәке тарту, алкоголь куллану шулкадәр гадәткә әверелгән, инде алардан бәйлелекне кеше чиргә дә санамый, тик бик каты авырып яисә гел эштән чыккач кына, наркология бүлекләрендә дәваланып карый. Ләкин бик сирәкләре генә бу агудан ваз кичә ала.
“Ислам һәм сәламәтлек” китабыннан.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев