Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз шөгылеңне тап!

Инде берничә ел үзәк китапханәдә “Картаймагыз әле, ветераннар!” клубы эшләп килә. Шушы көннәрдә генә клубта үткән очрашуда ветераннар “Үз шөгылеңне тап!” дигән темага сөйләште. Клубның җитәкчесе Әлфия Измайлова үз шөгылен тапкан райондашларыбыз белән таныштырды.

Инде берничә ел үзәк китапханәдә “Картаймагыз әле, ветераннар!” клубы эшләп килә. Шушы көннәрдә генә клубта үткән очрашуда ветераннар “Үз шөгылеңне тап!” дигән темага сөйләште. Клубның җитәкчесе Әлфия Измайлова үз шөгылен тапкан райондашларыбыз белән таныштырды.

Озак еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куйган ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ильяс Зиннуров, лаеклы ялга чыккач, үзенә менә дигән шөгыль тапкан. Тәрәзә йөзлекләре ясап, райондашларыбызны сөендерә икән. Төрле милли бизәкләр төшерелгән йөзлекләрне күреп, барыбыз да сокландык. Ильяс Афзалович калай белән эшләү технологиясе турында сөйләде. Эш коралларын да үзе ясый икән. Бу эшнең бик катлаулы икәнен, ныклы белем, ихтыяр көче, түземлек, төгәллек, пөхтәлек сораганын аңладык. Оста куллы авылдашыбыз ветераннарның бик күп сорауларына җавап бирде. 
Икенче кунагыбыз Илгизә Габдрахманова чигү җепләре һәм сөйләннәр белән гаҗәеп картиналар иҗат итә, нәниләр өчен төрле җепләрдән бик матур киемнәр һәм уенчыклар да бәйли. Шунысы бик мөһим: эш барышында ул бары сәламәтлек өчен зыяны булмаган материаллардан гына файдалана. Балчыктан, төрле сөйләннәрдән эшләнгән муенсалар, алка-бизәкләр дә нәфислекләре белән безне хәйран итте. 
Өченче кунагыбыз Митальда Апсаттарова да шөгыльләре турында бик кызыклы итеп сөйләде. Көләч йөзле бу ханым беркайчан да тормыш авырлыкларына бирешмәгән, һәрвакыт күңеленә якын бер шөгыль тапкан. Ул эчкерсез, тормышны, кешеләрне ярата, нинди эшкә тотынса, шуны булдыра. Митальда ханым һәр Яңа елны төрле костюмнарга киенеп каршыларга ярата. Аның теккән костюмнарын карап, шаккатып утырдык. Алар арасында маймыл да, төлке дә, үгез дә, куян да, хәтта аждаһа да бар. Нинди генә материаллар кулланмаган ул! Сугымчылардан сыер, кәҗә башларының тиресен салдырып бирүләрен сораган. Аларны чистартып, киптереп, искиткеч битлекләр ясаган. Моның өчен үз эшеңә чын күңелдән бирелгән булу кирәк. Күпме Яңа ел бәйрәмнәрендә зурларны һәм сабыйларны куандырган Митальда! Аның ясаган битлекләрен, теккән костюмнарын әле бүген дә сорап алып, файдаланалар икән.

Митальда ханымның тагын бер соклангыч шөгыле бар. Ул үзе яшәгән Кооператив урамындагы 170 нче йортның тирә-ягына яз саен чәчәкләр утырта, су сибеп үстерә, чөнки матурлык ярата. Җәй буена бу йорт гөлләр-чәчәкләр арасында кешеләр күңеленә ямь биреп утыра. Менә шундый кеше инде ул – безнең Митальда ханым! 
Дүртенче кунагыбыз Чернобыль афәтен ликвидацияләүдә катнашкан Мирхафизан Исмәгыйлев тә үзенең шөгыле турында горурланып сөйләде. Кечкенәдән үк җыр-моңга гашыйк ул, төрле гармуннарда уйнарга өйрәнгән. Чернобыльгә дә үзе белән гармунын алган. “Иң авыр вакытларда мин уйнап җибәрүгә, иптәшләрем әкрен генә җыр башлый иде”, – ди Мирхафизан. Ул бу шөгыленә гомере буе тугрылыклы калган. Әлеге очрашуда баянын сузып җибәрүгә, күңелләргә моң тулды. 
Очрашу ахырында ветераннар шундый нәтиҗәгә килде: һәркем үз шөгылен тапсын, чөнки ул яшәргә көч бирә, шөгыле барның гомере озын була. Очрашу ахырында район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов: “Безнең сүзләребезне яшьләр дә ишетсен иде. Шөгыль бит ул – яшәү чыганагы. Теләк булса, шөгыль дә, эш тә табыла”, – диде. Хак сүзләр. 
Роза Низамова, 
хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев