Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз изгелекләре үзләренә кайтсын!

Мари Бүләр авылы клубында Метрәй яшьләре райондашыбыз Регина Аптеевага ярдәм йөзеннән “Изгелеккә бер адым” исемле хәйрия концерты күрсәтте.

Яшьләр концертны бушка куйдылар. Килгән халык акчаны ярдәм тартмасына салды. Алдан хәйрия ярминкәсе дә оештырылды. Авыл халкы Регинага ярдәм акциясенә бик теләп кушылды. Кибеткә куелган тартмага акча салучылар да шактый булды, оешмалар да битараф калмады. Безгә хәйрия концерты белән Минзәлә районының Калтак авылыннан да килделәр. Үзебез Калтакта хәйрия спектакле куйдык.
Метрәй яшьләренә, хәйрия концертын оештыручыларга, Рүзәл Минһаҗевка аерым рәхмәт. Барысына да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Үз изгелекләре үзләренә кайтсын!

Роза Вәлиева, Мари Бүләр авылы клубы мөдире

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев