Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөзүчеләр сынатмады

Мөслим гимназиясе бассейнында районара йөзү ярышлары узды. Чарада Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнары һәм безнең укучылар командалары составында 70 бала чыгыш ясады.

Шуларның 44е – район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр. Ярышлар шәхси-команда зачетында барды. Спортчылар үз яшь төркемнәрендә 100-50 метрда брасс белән, 50-25 метрда ирекле стильдә йөзде. Шәхси зачетта – 16 комплект, эстафета йөзүендә 2 комплект медаль уйнатылды. Мөслимлеләр үз яшь төркемнәрендә бик күп призлы урыннар яулады. Нәтиҗәдә безнең район командасы 4 –  алтын, 11 – көмеш һәм 11 бронза медальгә ия булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев