Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юто Хишияма: Татар теле нигә кирәк дию – үги әни исән һәм бай, дию белән бер

КФУ магистратурасында татар телен өйрәнгән япон галиме социаль челтәрдә татар телен укыту буенча белдерү ясады. (Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). КФУ магистратурасында татар телен өйрәнгән япон галиме социаль челтәрдә татар телен укыту буенча белдерү ясады. "Рус теле уңайлырак. Татар теле нигә кирәк?" - дип әйтү - хастаханәдә яткан үз әниеңә: "Үги...

КФУ магистратурасында татар телен өйрәнгән япон галиме социаль челтәрдә татар телен укыту буенча белдерү ясады.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). КФУ магистратурасында татар телен өйрәнгән япон галиме социаль челтәрдә татар телен укыту буенча белдерү ясады.

"Рус теле уңайлырак. Татар теле нигә кирәк?" - дип әйтү - хастаханәдә яткан үз әниеңә: "Үги әни исән һәм бай. Ул миңа бик күп мөмкинлек бирә. Син инде миңа кирәкмисең," - дип әйтүгә тиң. Ана телең авырый. Аны яратмаучылар юрганын тартып алырга җыена. Син аны карап кына торасыңмы?" - дип яза Юто фейсбуктагы аккаунтында.

Искәртеп үтик, Юто Хишияма, 2014 елда татар теле олимпиадасында җиңеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләген - КФУ магистратурасында уку хокукын алды. Ул аңа кадәр ике ел татар телен өйрәнгән иде. Хәзерге вакытта Юто Токиода яши, татар телендә постлар яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев