Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юрийлар кебек булганда

“Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы, Яңа Усы авыл җирлегендә яшәүчеләрнең пай җирләрен арендага алып, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

“Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы, Яңа Усы авыл җирлегендә яшәүчеләрнең пай җирләрен арендага алып, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Соңгы елларда алар көнбагыш, карабодай, рапс кебек табышлы культураларны үстерүгә зур игътибар бирәләр.

– Сату өчен арпа, бодай, карабодай, рапс культураларын утырттык. Өченче ел рәттән көнбагыш үстерәбез. Алдагы елларда бөртекле ашлыкның бәясе түбән булды. Көнбагыш үстерү исә күпкә табышлы. Эшчеләргә хезмәт хакы да бит кергән средстволар исәбенә билгеләнә, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәфил Нуретдинов.

Фермер хуҗалыгында сигез механизатор хезмәт куя. Араларында иң озак эшләгәне – Юрий Григорьев. Армиядән кайткач та “Т-70” тракторына утыра ул, колхоз таралганчы биредә хезмәт куя. Яңа Усы җирлегендә “Нуретдинов” фермер хуҗалыгы төзелгәч, тракторчы булып фермерга эшкә керә.

– Туган авылдан бер дә читкә китәсе килмәде. Әтием дә гомер буе хуҗалыкта хезмәт куйды. Кукуруз үстерү буенча иң алдынгыларның берсе булды. Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсендә катнашып, бик күп бүләкләр алып кайткан иде. Ул вакытта хуҗалыкларда маллар саны меңнәр белән исәпләнде. Эше авыр булса да, узган дәвер сагындыра икән, – ди ул.

Хуҗалыкта бүген көнбагыш урагына әзерләнәләр. Бер мең гектарда үстерелгән әлеге культураны җыеп алу өчен Новосибирск шәһәреннән яңа ургыч сатып алганнар. Хуҗалыкның өч “Полесье”, бер “Акрос” комбайны, өч “КамАЗ”, ике “ЗИЛ” машинасы, биш данә “МТЗ-1221” тракторы бар.

– Бөтен эштә дә өлгерлек күрсәтүче Генадий Николаев – хуҗалыкның тоткасы. Урак вакытында басудан кайтып кермичә эшләгән уңганнарыбыз Эдуард Кононов, Александр Петров, Юрий Иванович һәм Юрий Николаевич Кондратьевлар, Юрий Григорьев, Рамиш Меликов, Александр Петров, Александр Хлюпиннан башка хуҗалыкта эш туктап калыр кебек. Үз эшләренә бирелгән, намуслы кешеләр белән эшләве җиңел, – ди Рәфил Нуретдинов.

Хуҗалыкта бүген чәчүлек орлык киптерү һәм чистарту эшләре бара. “Воронеж шәһәреннән кайтарылган заманча киптерү җайланмасы белән орлык әзерләү күпкә җиңелрәк”, – ди хуҗалыкта хезмәт куючылар.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев