Мөслим-информ

Юрий Камалтынов: "Иң мөһиме – сайлауларның канун кушканча узуы"

"Без финиш сызыгына чыктык. Республиканың муниципаль һәм шәһәр округларында сайлау участокларындагы вәзгыятьне игътибар белән күзәтәбез. Барлык 2802 сайлау участогына күзәтүчеләр юлланды", - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган брифингта. Спикер партиядән тәкъдим...

"Без финиш сызыгына чыктык. Республиканың муниципаль һәм шәһәр округларында сайлау участокларындагы вәзгыятьне игътибар белән күзәтәбез. Барлык 2802 сайлау участогына күзәтүчеләр юлланды", - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган брифингта.

Спикер партиядән тәкъдим ителгән 6 меңнән артык кандидатның күпчелегенең шәһәр һәм авыл җирлекләре советларында үз урынын алачагына өметен баглады. "Безнең өчен бу сайлау кампаниясенең закон нигезендә төгәл узуы мөһим. Барлык 2802 сайлау участогына күзәтүчеләр юлланды. Тавыш бирү барышын даими күзәтәбез. Җирле бүлекләрдә "Бердәм Россия" партиясенең башкарма комитетлары белән даими элемтәдә торабыз. Тавыш бирү барышында әлегә проблемалар юк. Көн дәвамында сайлау процессы закон нигезендә барыр дип ышанабыз", - дип билгеләп узды Юрий Камалтынов. Ул сайлауларның тыныч, оешкан төстә узачагына ышанычын җиткерде.

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены – Мөслимдә
  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: