Мөслим-информ

Юрий Камалтынов: Халык сайлауларда бердәмлек күрсәтте

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан парламентында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов 13 сентябрьдәге сайлаулар көненә Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең махсус Мәгълүмат үзәге оештырылуын уңай бәяләде. Иртәнге сәгать 7дән алып, кичке сәгать 10га кадәр биредә сайлауларның беренчел нәтиҗәләре турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре һәм Татарстанда сайлаулар барышы...

Бөтен сөйләшүләр турыдан-туры он-лайн режимда Интернетта трансляцияләнде.

- 13 сентябрьдә бөтен мәгълүмат чараларында Татарстандагы сайлаулар барышы беренче урыннарны биләде. Көн дәвамында халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве куандырды. Сәгать көндезге 2ләрдән соң "икенче дулкын" агыла башлады. Сайлаулар көнендә шәһәр-районнарда төрле мәдәни чаралар үткәрелүе дә яхшы булды, Татарстанда чын бәйрәмчә рух хөкем сөрде. Безнең өчен быелгы сайлауларда иң куанычлысы - сайлау участокларында закон бозу, тәртип бозу кебек очраклар теркәлмәде. Сайлауларның нәтиҗәләре бюллетеньнәр саналгач билгеле булачак. Ләкин иң мөһиме - без бөтенебез тырышкан төп бурычыбыз акланды - халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте, - диде Юрий Камалтынов журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә.

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены – Мөслимдә
  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: