Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әюповлылар сынатмый

“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы дистә елдан артык бодай, арпа культураларын игү белән шөгыльләнә. Быел чәчү структурасында рапс культурасы да урын алды.

“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы дистә елдан артык бодай, арпа культураларын игү белән шөгыльләнә. Быел чәчү структурасында рапс культурасы да урын алды.

Әюповлылар язгы чәчү, урып-җыю кампанияләрен беренчеләрдән булып башлыйлар һәм төгәллиләр. Быел да шулай булды.

– Сөрүлек җирләребез 3000 гектар мәйдан били. Быел 1250 гектарда арпа, 1400 гектарда бодай иктек. 210 гектар мәйданда үстерелгән рапсны орлыкка сату өчен әзерлибез. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 20-25 цетнер уңыш җыеп алдык. Суперэлита һәм элита сортлар чәчүгә өстенлек бирәбез, – ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Әюпов.

Механизаторларның һәм шоферларның иң уңганнары тупланган хуҗалыкта. Идарәче Марат Хәлилов, комбайнчылар Сергей Якимов (ул хуҗалыкта урып-җыюда беренче урынны алган), Александр Черногорлов, җир эшкәртүдә Павел Афанасьев, Мирзаян Зарипов, башка хезмәтчәннәр Фәһим Таһауов, Нәзир Гайфуллин, Ризит Гыйләҗев, Газинур Бәхтегәрәев, Илшат Гайсин, Марсель Галиев булсынга дип, төгәл һәм намуслы хезмәт куялар. Шуңа күрә хуҗалык һәр эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыга.

– Басу-кырларда эшләү күңел тынычлыгы бирә. Орлыкларны җир куенына иңдергәндәге, башаклар өлгереп, аларны җыеп алгандагы горурлык һәм шатлык хисләрен әйтеп аңлата торган түгел. Әле исәнлек булганда тагын да эшләргә теләк бар, – ди җитмеш ике яше белән баручы шофер – Хезмәт даны ордены кавалеры Нәзир ага Гайфуллин.

“Әюпов” хуҗалыгы техника паркын яңартуга да зур игътибар бирә. Узган ел җир эшкәртү техникасы, башка тагылма кораллар алганнар. Киләсе елга исә комбайн, трактор һәм “Агромастер” компаниясе җитештергән җир эшкәртү техникасын алырга планлаштыралар.

Хуҗалык быел 800 гектарда яңа сорт көзге бодай чәчте. Уҗым басулары бүген күзне иркәләп утыра, игеннәр кышка керергә әзерләнә. “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы киләсе елда да сынатмас, ил табынын икмәкле итүгә үзенең зур өлешен кертер дигән ышанычта калабыз.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр!

Реклама
Реклама
2
X