Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әюповлылар мул уңыш алды

“Әюпов” фермер хуҗалыгының, зур тырышлык белән үстереп, уңган хезмәткәрләр көче белән җыеп алынган икмәкнең муллыгына сөенгән көннәре.

Быелгы ел игенчене, әй, сынап та куйды соң: май аенда уттай кыздырган кояш җирдәге дымны бетерә язды. Орлыкка шытым бирергә, үсәргә кояш кирәк вакытта яңгырлы, салкынча көннәр башланды. Инде игеннәр өлгереп, җыяр вакыт җиткәч, тагын яңгырлар башланды. Әмма, ничек кенә булмасын, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сынатмадылар, күп көч куеп үстерелгән икмәкне җыеп алып, амбарларга салдылар.

Ике дистә елга якын эшләүче “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы игенче-механизаторлары мул уңыш алдылар. Тойгелде һәм Чия-Түбә авыллары территориясендәге 3000 гектар җирдә эшлиләр алар. Нигездә бодай һәм арпа үстерә әюповлылар. Ел саен кече фермерлар арасында язгы чәчү һәм урып-җыю кампанияләрен беренчеләрдән булып башлыйлар һәм төгәллиләр. Хуҗалык быел да әлеге традициягә тугрылыклы калды.

– Җиребез әллә ни зур булмаса да, барлык агротехник чараларны дөрес кулланып, мул уңыш үстерә алдык, – ди “Әюпов” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Әюпов. – Быел 1200 гектарда арпа, 800 гектарда көзге бодай, 1200 гектарда язгы бодай үстердек. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 29-30 цетнер уңыш җыеп алдык. Суперэлита һәм элита сортларга өстенлек бирәбез. Арпаның – “Раушан”, язгы бодайның – “Экада-113”, “Юбилейный”, көзге бодайның “Казанский” кебек суперэлита сортларын үстердек.

Хуҗалыкта соңгы елларда машина-трактор паркын яңартуга да зур игътибар бирелә. “Росагролизинг”ның “Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту” программасы нигезендә “Акрос-585” комбайны, ПС-18 агулау агрегаты алганнар. Быелгы кыр эшләре чорында әлеге техникалар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәткән инде. Киләсе елга җир эшкәртү өчен тагын бер трактор алырга планлаштыра фермер. Хуҗалыкта соңгы ике елда ашлык саклау складларын яңартуга да зур игътибар бирелә.

– 2018 елда Тойгелде авылында урнашкан өч складка реконструкция үткәрдек, ашлык саклау өчен бер склад төзедек. Киләсе елда да төзү-төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез. Чия Түбә авылында техника саклау һәм ремонтлау өчен ремонт мастерское һәм зур склад төзергә планлаштырабыз. Өч ашлык саклау складында капиталь ремонт үткәрәчәкбез. Яңа төзеләчәк автоүлчәү һәм ашлык чистарту корылмасы да Чия Түбәдә урнашачак, – ди Рамил Әюпов.

Хуҗалыкта ике дистәдән артык кеше хезмәт куя. Урып-җыю чорында вакытлыча эшләүчеләр дә бар.

– Иң уңган механизаторлар һәм шоферлар бездә тупланган, – ди хуҗалык җитәкчесе, чын күңелдән алар белән горурланып. – Идарәчебез Марат Хәлимов, комбайнчылар Сергей Якимов, Фәнис Галиев, Александр Черногорлов, җир эшкәртүдә Мирзаян Зарипов, Фәһим Таһауов, Нәзир Гайфуллин, Ризит Гыйләҗев, Газинур Бәхтегәрәев, Илшат Гайсин “булсын” дип эшлиләр, намуслы хезмәт куялар. Шуңа да һәр эшебезне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыга алдык, – ди җитәкче.

Әюповлылар киләсе ел уңышына нигез салуны – көзге чәчүне дә беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Быел “Әюпов” хуҗалыгы 290 гектар чиста пар җиренә элита сортлы көзге бодай чәчте. Бодай, матур гына тишелеп, үсеп килә.

“Чебиләрне көзен саныйлар”, диләр. “Әюпов” фермер хуҗалыгының, зур тырышлык белән үстереп, уңган хезмәткәрләр көче белән җыеп алынган икмәкнең муллыгына сөенгән көннәре. Алга таба да уңышлар сезгә!

Фәридә Гайнетдинова.

Әлфинур Ногманова фотосы.

Рәсемдә: (сулдан уңга) “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары Назыйр Әюпов, Инсаф Хәсәнов һәм Мирзаян Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып җыю Мөслим фермерлары Әюпов КФХ