Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юмор остасы, тамада Алмаз Мирзаянов туган авылында концерт куйган

Яз башында Алмаз Мирзаянов төркеме туган авылы Тат. Бүләрдә бик матур концерт куйды. Ул - Айрат белән Сәриянең төпчек улы. Алмаз - юмор остасы, җырчы, оста биюче, шигырьләр яза, туйлар-юбилейлар алып бара. "Тамада-шоу" конкурсында гран-прига лаек булган. Гомумән, Мирзаяновлар - иҗатка якын нәсел. Алмазның туганы Айдар Мирзаянов Тат. Бүләр мәктәбендә...

Яз башында Алмаз Мирзаянов төркеме туган авылы Тат. Бүләрдә бик матур концерт куйды. Ул - Айрат белән Сәриянең төпчек улы. Алмаз - юмор остасы, җырчы, оста биюче, шигырьләр яза, туйлар-юбилейлар алып бара. "Тамада-шоу" конкурсында гран-прига лаек булган. Гомумән, Мирзаяновлар - иҗатка якын нәсел. Алмазның туганы Айдар Мирзаянов Тат. Бүләр мәктәбендә музыка укыта, бик оста гармунчы. Тат. Бүләр мәдәният йорты директоры Римма Хөснимәрданова да тырышлык күрсәтте. Төрле уеннар уйнатты. Яшь парларга бүләкләр тапшырды. Алмаз әнисе язган җырларны башкарды, үзенең шигырьләрен укыды. Бу яшьләрнең иҗат офыклары тагын да якты һәм киң булсын, дип яза безгә Исәнсеф авыл җирлегеннән Мөҗәһидан абый Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X