Мөслим-информ

Юлларда вакытлыча чикләүләр кертелә

Татарстандагы, шул исәптән райондагы автомобиль юлларында 15 апрельдән 14 майга кадәр авыр йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Мондый төр чикләүләр автомобиль юлларының торышын саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен кертелә. Чөнки яз аенда эрегән кардан соң, җир йомшара һәм авыр йөк машиналары тудырган басым юлларның җимерелүенә китерә. Региональ...

Татарстандагы, шул исәптән райондагы автомобиль юлларында 15 апрельдән 14 майга кадәр авыр йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Мондый төр чикләүләр автомобиль юлларының торышын саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен кертелә. Чөнки яз аенда эрегән кардан соң, җир йомшара һәм авыр йөк машиналары тудырган басым юлларның җимерелүенә китерә. Региональ әһәмияттәге юлларның 80 проценты исә 1960-70-80 нче елларда 6 тонна басымга исәпләп салынган.

Бу чорда төбәк әһәмиятендәге юллардан бер күчәрле транспортка - 6, ике күчәрлегә - 5, өч күчәрлегә 4 тонна йөк төяп кенә узарга яраячак. Вакытлыча кертелгән чикләүләр халыкара йөк ташучыларга; пассажир автобусларына; азык-төлек (икмәк, он, сөт, акмай, шикәр, тоз, ит, йомырка, чәй, балалар ризыгы һ.б.), терлекләр, дару препаратлары, чәчүлек орлык, ашлама, почта һәм почта йөкләре; 16 тоннага кадәр авырлыкта йөк ташырга сәләтле транспортта ягулык ташучыларга; стихияле бәла-каза һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен ликвидацияләүгә көйләнгән автотранспортка; башкарма властьның федераль органнары транспорт чараларына кагылмый.

Искәрмә буларак вакытлыча чикләүләр чорында аерым очракларда тиешле рөхсәт кәгазьләре белән йөрергә туры киләчәк. Рөхсәт кәгазен алдан гариза бирү юлы белән "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесеннән алырга мөмкин. Конфликтлы ситуацияләр килеп чыкмасын дисәгез, әлеге чорда йөк ташу өчен махсус рөхсәтне алдан ук алырга, җитештерүне туктатмас өчен кирәкле чимал һәм материалларны 15 апрельгә кадәр җитәрлек күләмдә ташып куярга киңәш ителә.

Авыр йөкле транспорт чараларының рөхсәт кәгазеннән башка хәрәкәт итүе - административ хокук бозу санала. Моның өчен физик затларга карата, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодекс нигезендә административ җаваплылыкка тартудан алып, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә кадәр чара күрелә. Юридик затларга карата 500 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Шул ук вакытта законда (27.13 маддә) мондый транспорт чараларын рөхсәт язуы алганга кадәр тоткарлау да каралган.

Язгы чорда юлларда чикләү кертү - мәҗбүри һәм котылгыз чара. Бу чорда автомобиль трассаларында гына түгел, авылларга, район үзәгенә керү юлларына да чикләүләр билгеләнә. Аерым торак пунктларында хәтта җиңел машиналарны да авыл яки урам башында калдыру күзәтелә. Юлларны саклау максатында язгы чорда "шлагбаумнар" кую гадәти күренеш санала. Бу аңлашыла да, чөнки яхшы юллар үзебез өчен кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: