Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларда сак йөрегез

Гравийлы юл алдаучан, тиешле тизлекне сакламаганда һәлакәткә китерә.

Мөслимдә юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Аварияләргә райондашларыбыз түгел, күп очракта чит район һәм шәһәрләрдән кайтучылар дучар була. 7 август көнне Мөслим-Яңа Сәфәр-Баек юлында (Горбуновка авылы янында) булган юл-транспорт һәлакәтендә “Тойота Королла” машинасындагы 1978 нче елгы пассажир хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре алган.

“Гравий юлда шофер идарәне югалта һәм юл читенә төшеп әйләнә. Авариягә юлыгучылар – Әлмәт шәһәре кешеләре” ,– дип хәбәр итә районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

Фото  - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев