Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларда иминлек хакына

Юлларда иминлек мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында кабул ителгән федераль һәм республика программалары кысаларында җирлегебездә ниләр эшләнә? Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур ӘХМӘТОВ белән әңгәмә үткәрдек.

– Илнур Хатыйпович, җирлегебездә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында нинди чаралар билгеләнгән? – “Мөслим муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру” программасы эшли. Аны тормышка ашыруны район Башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе координацияли. Ел башыннан комиссиянең сигез утырышы узды. Анда 49 сорау каралды. Мәгариф учреждениеләрендә район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында максатчан чаралар уздырылуын әйтергә кирәк. Аерым алганда, алар укучыларга яктылык кайтаручы элементлар тараталар һәм балаларга аларны тагу мәҗбүри булуын аңлаталар. Мәктәп укучылары яктылык кайтаручы элементлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Мәктәпләрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тематикасы буенча видеофильмнар күрсәтелә, викториналар үткәрелә. Ел башыннан шундый 36 агитация чарасы үткәрелгән.– Балалар иминлеген тәэмин итүдә мәктәп автобусларының хәвеф-хәтәрсез хәрәкәтен булдыру мөһим роль уйный, дип беләбез.– “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында районда 390 укучы 11 база мәктәбенә йөртеп укытыла. Аларны 21 маршрут буенча унөч мәктәп автобусында йөртү оештырылган. Маршрутларга “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе хезмәт күрсәтә. Мәктәп маршрутларының барлык паспортлары да районның ЮХИДИ бүлеге белән килештерелгән.Агымдагы елның 21 августында мәктәп автобус маршрутларына кергән автомобиль юллары торышы тикшерелде. Һәм, әйтергә кирәк, аларның бүгенге торышы яхшы дип бәяләнде.– Юлларда иминлекне тәэмин итү юнәлешендә башкарылган эшләргә дә тукталсагыз иде.– Кичке һәм төнге сәгатьләрдә юлларда күрүчәнлекне яхшырту максатында автомобиль трассаларын һәм урамнарны яктырту буенча эш баруын әйтергә кирәк. Быел Мөслим – Саклаубаш – Юлтимер, Мәлләтамак, Мөслим – Әлмәт, Михайловка – Элемтә юллары участогында 1,2 км озынлыктагы ясалма яктырткыч урнаштырылды. Мөслимдәге Кооператив урамында – 218 данә, Вахитов урамында – 30, Бакча урамында – 50, Гагарин урамында – 36, Яңарыш микрорайонындагы Тургай, Тынычлык һәм Булат Вәлиев урамнарында 25 данә яктырткыч куелды. Авыл җирлекләрендә 45 данә яктырткычлар урнаштырылды. Бу юнәлештә эш бүген дә дәвам итә.Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе карары һәм ЮХИДИ бүлеге күрсәтмәләре нигезендә 20 юл билгесе куелды. Юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда тизлекне чикләүче, туктауны тыючы, инвалид булуын, ясалма тигезсезлек, җәяүлеләр кичүен күрсәтүче 61 данә юл билгесе куелды. Гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре янында җәяүлеләр кичүе тамгалары яңартылды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында Вахитов һәм Гагарин урамнары киселешендә светофор урнаштырылды. Быел Мөслимдәге Кооператив урамы буенча резина ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыру да планлаштырыла. Автомобиль юлларында хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында башкарылган эшләр дә елдан-ел арта бара. Быел автомобиль юлларына капиталь ремонт үткәрү һәм реконструкцияләү өчен республика һәм федераль бюджеттан 430 млн сумга якын финанс тотылды. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, аварияләрне киметү юл хуҗалыгы оешмалары һәм ЮХИДИ органнары белән берлектә алып барыла. Бу юнәлештәге эш район җитәкчелегенең өстенлекле бурычларының берсе булып кала.Әңгәмәдәш – Әлфинур НОГМАНОВА.

 

Быел 569 кв. м. ишегалды территориясен төзекләндерү, Кооператив урамында тротуарлар җәю өчен 10 млн сумнан артык муниципаль юл фонды средствосы тотылды. Юлларны норматив хәлгә китерү программасы буенча Мөслим авылы Кооператив урамына 15 миллион сумга 2777 кв. м. асфальт түшәлде. Вахитов, Гагарин, Банк, Октябрь, Бакча, Пушкин, Татарстан урамнарын төзекләндерү белән бәйле эш алып барыла.

 

Ел башыннан 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 кеше тән җәрәхәтләре алган. ЮХИДИ бүлекчәсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 369 очраган ачыкланган. Аның 58е – исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен, 196сы – тизлек режимын бозган өчен.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X