Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларда гомерләр өзелмәсен!

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне үткәрелә.  

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан Мөслим политехника техникумында быел да беренче курс студентлары өчен профилактик чара узды. Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Хәйретдинов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова студентларны әлеге датаның тарихы белән таныштырдылар, районда булган юл һәлакәтләре турында сөйләделәр.
– Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем зур жаваплылык тоярга тиеш. Юл-транспорт һәлакәтләрендә алган тән җәрәхәтләре гомерләрне өзә. Статистика көн саен юл һәлакәте нәтиҗәсендә меңләгән кешенең гомере өзелүен күрсәтә. Миллионнан артык кеше төрле җәрәхәтләр ала. Җирлегебездә ел башыннан биш кеше юл-транспорт һәлакәте корбаны булды, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Юл-транспорт һәлакәте кайгы килгән гаилә тормышын икегә бүлә: авариягә кадәр һәм аннан соң. 
– Чараның максаты – юлларда фаҗигаләрне кисәтү, яшьләргә руль артында йөрүнең зур игътибар, уяулык һәм төгәллек таләп итүен аңлату. Юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнергә, җәяүленең дә, руль артындагыларның да үзара ихтирамлы булырга тиешлеген белеп үсәргә кирәк, – ди Алсу Ситдыйкова.
Чара ахырында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев