Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар, юллар

Островка авылыннан: “20 февральдән бирле юлны ачмыйлар. Авылга кереп-чыгып булмый. Кибет тә килә алмый. Ут чыкса, нишләргә?” – дип шалтыраттылар. 

Әлеге сорауга Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина җавап бирде: 
– Олы юлны – трассаны кардан юл оешмасы чистарта. Ә олы юлдан Островка авылына кадәр юлны, Иске Смыловкадан килеп, Владимир Усков үз техникасы белән ача. Эшкә җаваплы карый. Рәхмәт аңа. Островкага һәм, гомумән, башка авылларга да юллар даими чистартылып тора. Мәсәлән, 27 февральдә, 1 мартта иртән дә чистартылды. Авылларга шалтыратып, юллар торышын белешеп торабыз. Сездән хәбәр алгач та, өч кешедән шалтыратып белештем. Чиста, Мөслимгә барып кайттык, диделәр.

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев