Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар, юллар... Агымдагы елда юл төзелеше буенча Мөслимдә башкарыласы эшләр турында

Җирлегебездә быел социаль-көнкүреш объектлары төзү-ремонтлау белән бергә шактый зур күләмдә юл ремонты да башкарылыр, дип көтелә. Бүгенге көндә бу юнәлештә барган эшләр һәм алда торган планнар хакында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов белән сөйләштек.

- Илнур Хатыйпович, быел районга юллар төзү-ремонтлау өчен күпме средство бирелде? Алар хисабына нинди эшләр башкарылачак?

- "Региональ әһәмияткә ия булган автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын тоту" программасы нигезендә юл төзелеше һәм ремонты өчен җирлегебезгә 63 млн сумнан артык акча каралган. Бүгенге көндә Мөслим - Иске Сәет юлының Мари Бүләр участогында эш бара. Әндереш, Октябрь Үрәзмәт, Тат. Бүләр авылларында юл кырларын чабалар. Шул ук вакытта грейдер белән тигезләп, планировка ясау да башкарыла. Мөслим - Исәнсеф юлына да ком-гравий катнашмасы ташый башладылар. Бу эшләрне "Татавтодор" җәмгыяте эшчеләре башкара. Бүгенге көндә Тат. Бүләр-Исәнсеф авыллары арасында гравий түшәү дә бара.

- Бик күпләрне борчыган Мөслим - Иске Карамалы юлы ни хәлдә?

- Халык телендә Карамалы урманы дип йөртелүче 4,2 км озынлыктагы участокта бүгенге көндә күләмле эш бара. "Ресайтлер" маркалы катопиллер, иске асфальтны турап, катнашманы болгатып, яңа юл өчен измә әзерли. Шоферларга әлегә башка авыллар аша урап йөрергә туры киләчәк.

Мөслим - Иске Сәет юлының 4 км арасына икенче кат асфальт түшәләчәк. Аның беренче каты 3 ел элек түшәлгән иде. Яңа Усы авылының Казанчиха елгасы аша күпер салу масштаблы эш санала. Төзелеш эшләре атна-ун көннән башланып китәчәк. 1 км 300 метр озынлыкта булган әлеге юл аралыгында эшләр төгәлләнү белән Иске Карамалы авыллары аша узучыларга юллар ачылыр, дип уйлыйбыз. Шулай ук Мари Бүләр һәм Яңа Сәет авылы урамнарында юл эшләре бара: Мари Бүләрдә урам юлына вак таш-ком катнашмасы түшәлсә, Яңа Сәет авылында юлга асфальт җәю өчен әзерлек бара.

- Юллардагы чокыр-чакырлар машина тәгәрмәче төшеп китәрлек булмаса да, шактый кәефне кыра.

- "Татавтодор" җәмгыяте эшчеләре "Юллар ремонты" программасы нигезендә генә дә меңнәрчә квадрат метр мәйдандагы асфальт һәм вак таш җәелгән юлларга чокыр-чакыр ремонты ясады, асфальттагы ярыкларны ямады. Бу эшне алар март ахырында ук башлаган иде. Шушы вакыт эчендә Мөслим - Саклаубаш, Мөслим - Яңа Сәет, Түбән Табын - Тамьян юнәлешендәге юлларда чокыр-чакыр ремонтын тулысынча төгәлләделәр. Мөслим - Тат. Шуган юлында - 80%, Мөслим - Актаныш юлында - 60%, Мөслим - Әлмәт юлында 90 % күләмендә шундый ремонт үткәрелде. Бүгенге көндә Мөслим - Саклаубаш юлының Тамьян авылы янындагы участогында чокыр-чакыр ремонты бара. Әлеге юлның Түбән Табын участогында 2,3 км озынлыкта чокырлар ямалды, өр-яңа асфальт юл җәелде.

- Илнур Хатыйпович, Мөслимнең үзендә дә авыллардагы кебек юлларны яңарту булачакмы?

- Мөслимдәге яңа микрорайоннарга юл салу эшләре иң беренче чиратта тора. Бүгенге көндә "Мост" җәмгыяте эшчеләре подстанция тирәсеннән кереп китүче өченче әйләнеч юлда (2,5 км) гравий җәю белән мәшгуль. Әлеге эшләр өчен республика бюджетыннан 2 млн сум акча каралган.

- Район үзәгендә тротуарлар җәю дәвам итәчәкме?

- "Мост" җәмгыяте эшчеләре - Фәиз Рәшитов, Октябрь урамнарында, Яр Чаллы шәһәренең "Автострой" төзү җәмгыяте 1 Май урамында тоотуарлар ясый. 1 Май урамында эш төгәлләнү белән җәмгыять эшчеләре Кооператив һәм Пушкин урамнарына тротуар салуга керешәчәк. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чаралары" программасы кысаларында башкарылучы әлеге эшләргә киңрәк тукталсак, тротуар Кооператив урамының "Чишмә" кибетеннән алып, Фәиз Рәшитов урамына кадәр аралыкта, Пушкин урамында исә "Пушкин" паркыннан алып, "Ак барс" банкы бинасына кадәр 35 метр озынлыкта ясалачак.

- Тротуар булмаганлыктан, район үзәгендәге кайбер балалар бакчаларына бару шактый кыен. Бу мәсьәлә чишелеш табармы?

- Мөслимнең "Ләйсән" бакчасына бару өлешендә - асфальт-бетон өслекле тротуар, "Миләшкәй" балалар бакчасына һәм аграр көллият филиалына бару юлында брусчаткадан тротуар җәеләчәк.

- Мөслимнән Әлмәткә китә торган юл чатында светофор куелачак, дип беләбез. Юл билгеләре дә яңартылачакмы?

- Шул ук "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чаралары" программасы кысаларында Мөслимнең Кооператив, Банк, Бакча, Пушкин, М. Гафури, Колхоз, Шашин, Гагарин, Лесная, Фәиз Рәшитов, 1 Май, Пушкин урамнарында барлыгы 91 юл билгесе алыштырылачак. Тагын бер светофор кую планлаштырыла. Анысы Вахитов һәм Банк урамнары киселешендә куелыр, дип торабыз. Республика бюджетыннан каралган акчага шулай ук ясалма тигезсезлек та эшләнәчәк.

- Мөслимнең кайсы урамнарына асфальт җәю планлаштырыла?

- "Юл-урам челтәренә асфальт-бетон өслекле ремонт" программасы кысаларында Мөслимнең Октябрь, Пятилетка, Тукай, 1 Май, Кооператив, Авзалов, Сәйдәшев, Хәйретдинов, Фәиз Рәшитов урамнарына асфальт җәеләчәк. Әлеге эшләр өчен 1 млн 500 мең сум акча каралган.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев