Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар министры Мөслимдә

Районыбызда эш визиты белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булды. Ул, җирлегебездәге юлларның торышы начар булу сәбәпле, район башлыгы чакыруы буенча килде. Министрны район башлыгы җитәкчелегендәге делегация озата йөрде. Л. Са­фин Мөслим - Актаныш, Мөслим - Яңа Сәет юнәлешендәге юлларның торышы белән танышты. Тат. Шуран авылы янын­дагы...

Районыбызда эш визиты белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булды. Ул, җирлегебездәге юлларның торышы начар булу сәбәпле, район башлыгы чакыруы буенча килде. Министрны район башлыгы җитәкчелегендәге делегация озата йөрде. Л. Са­фин Мөслим - Актаныш, Мөслим - Яңа Сәет юнәлешендәге юлларның торышы белән танышты. Тат. Шуран авылы янын­дагы чуерташ карьерында булып, әлеге табигый байлыкны авылларны тоташтыручы һәм мәктәп маршруты узучы юл­лар төзелешендә файдалану буенча өч яклы килешү төзү турында сөйләште. Аның нигезендә ел саен 25-30 кило­метр юл ремонты үткәрү планлаштырыла. Мөслим - Ак­таныш маршрутында исә быел 4 километрга якын юл ас­фальтланачак, калган өлешенә чокыр ремонты ясау күздә тотыла. Бишьеллык килешү төзелеп, шуның нигезендә бу юнәлештә ел саен 3-4 километр юл ремонтланачак. Әлеге юлның 1 километры 20 миллион сумга төшә. "Гомумән ал­ганда, Мөслимдә юлларның торышы канәгатьләнерлек түгел, әмма юл төзү оешмаларының эшчәнлеге уңай бәяләнә"дип әйтте министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев