Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар

Мөслимебез көннән көн матурлана, төзекләнә. Үзәк социаль объектлар йөзен үзгәртә, юллар ремонтлана, карт агачлар киселеп, алар урынынан яшь үсентеләр утыртыла. Шунысы сөенечле:узган ел район үзәгендә юлларга ремонт үткәрелде һәм бу эш быел да дәвам итә. Язга аяк басу белән Мөслимнең Тукай, Банк урамнарына яңа асфальт салынды. Шундый ук ремонт эшләре...

Мөслимебез көннән көн матурлана, төзекләнә. Үзәк социаль объектлар йөзен үзгәртә, юллар ремонтлана, карт агачлар киселеп, алар урынынан яшь үсентеләр утыртыла. Шунысы сөенечле:узган ел район үзәгендә юлларга ремонт үткәрелде һәм бу эш быел да дәвам итә. Язга аяк басу белән Мөслимнең Тукай, Банк урамнарына яңа асфальт салынды. Шундый ук ремонт эшләре башка урамнарда да дәвам итәчәк. Моннан тыш узган ел җияүлеләр өчен дә юл салынды - тротуарлар эшләнде. Авыл җирлекләрендә дә юлларны төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарылды. Быел, ниһаять Иске Сәет юлында да реконструкция үткәрелә.реконструкция ясау өчен "Юл эшләре - 2015" программасы кысаларында дәүләт тарафыннан 50 млн сум күләмдә акча күчерелде. Мөслим - Тугаш юлында да бүген ремонт бара. 20 апрельдә башланган ремонтны "ТатАвтодор" җәмгыяте башкара. Яңа Усы авылнда исә "Мосты Татарстана" программасы нигезендә күпер эшләнәчәк. Эшне алып бару өчен дәүләттән 15 млн сум акча бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев