Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлчылар тукталыш урнаштыралар

Андый тукталышлар Михайловка һәм Тойгелде авылларында да куелды, алар каршындагы юлга разметка да эшләнде.

Бу көннәрдә “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы эшчеләре олы юл читләрендәге үләнне чабу белән мәшгуль. Бу эшне дүрт юнәлештә асылмалы манипулятор чапкычы белән МТЗ тракторлары башкара. Узган атнада – Югары Табын авылы янында тукталыш куелды, юлга разметка ясалды, юл билгесе урнаштырылды. Мондый юл билгеләре район буенча 8 урынга куелачак. Шулай ук Табын – Мәлләтамак юлының дүртенче километрында һәм Мәлләтамак авылы эчендә юлга ясалма калкулык эшләнде. Юлчылар Яңа Усы авылы янында юлның ике ягына да тукталыш урнаштыралар. Андый тукталышлар Михайловка һәм Тойгелде авылларында да куелды, алар каршындагы юлга разметка да эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X