Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлчылар киләчәккә юл сала

Һәр елны октябрь аеның өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел бәйрәм 18 октябрьгә туры килә.

Әлеге зур күләмле эшләрне башкаруда җирлегебездә юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә тотучы оешмаларның өлеше зур. “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы юлчылары көче белән башкарылган эшләрнең кайберләренә генә тукталыйк. 
Бу сезонда, Мөслим – Актаныш юлында 3 км озынлыгында икенче катка асфальт җәеп, файдалануга тапшырганнар. Шул ук юнәлештә Яңа Усы авылы янында 5 км озынлыктагы юлга ремонт башланган. Дөресрәге, Усы күперен төзекләндерү эшенә керешкәннәр. Ә юлга капиталь ремонт үткәрү киләсе елга билгеләнгән. Мөслим – Иске Сәет юнәлешендә Вәрәшбаш авылы янында 1,5 км арада капиталь ремонт үткәрелгән. Мөслим – Саклаубаш – Юлтимер юнәлешендә – 3 км, Мөслим – Әлмәт юнәлешендә 1,5 км озынлыктагы юлга капиталь ремонт уздырылган. Нарат Асты авылына илтүче юлның 3 километрына гравий түшәгәннәр. 
Юлларны карап тору буенча башкарган эшләре ел әйләнәсенә сузыла. Яздан көзгә кадәр юл буйларын агач-куаклардан чистарту, үләннәрен чабып тору, юл билгеләре, тукталышлар урнаштыру кебек эшләр башкарылса, кышын автотрассаларны кардан арындырып торалар. Оешма хезмәтчәннәре юлларны кышкы сезонга норматив хәлгә китерүне төгәлләгән. Юлларга сибү өчен тоз-ком катнашмасы әзерләгәннәр. Юл чистартачак техниканы ремонтлау, кышкы тагылма кораллар белән җиһазландыру бара. Техника дигәннән, участок карамагындагы автотранспорт даими яңартып торыла. Быел универсал КамАЗ, МТЗ-1221 тракторы, автогрейдер сатып алганнар.
– Быелгы сезонда күләмле эшләр филиалның Актаныш һәм Минзәлә участокларында башкарылды. Киләсе ел планы буенча Мөслимдә дә юллар салу, ремонтлау буенча зур эшләр башкару күздә тотыла, – ди җәмгыятьнең Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев.
Районда асфальт, гравий һәм грунт өслекле региональ юллар озынлыгы 319 км тәшкил итә. Быел асфальт өслекле юллар озынлыгы, тагын да артып, 197 километрга җитте. Гравий өслекле юллар – 84, грунт юллар – 38 км.

Әлфинур Ногманова.

Фото – "ТАТАВТОДОНЫҢ МӨСЛИМ УЧАСТОГЫ АРХИВЫННАН.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев