Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл йөри беләсезме?

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә балаларга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан тәрбиячеләр арасында "Балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтү һәм ата-аналар арасында юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүне пропагандалау" исемле бәйге үтте. Конкурста катнашучылар балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм бакчаның эш юнәлешен, ЮХИДИ хезмәткәрләре...

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә балаларга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан тәрбиячеләр арасында "Балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтү һәм ата-аналар арасында юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүне пропагандалау" исемле бәйге үтте. Конкурста катнашучылар балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм бакчаның эш юнәлешен, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган эш формаларын һәм уңышларын чагылдыручы визит карточкаларын тәкъдим иттеләр. Конкурста 29 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесе һәм 28 тәрбияче катнашты. Нәтиҗәдә беренче урынны - Мөслимнең "Миләшкәй" балалар бакчасы, икенче урынны - Вәрәшбаш авылының "Аккош" балалар бакчасы һәм өченче урынны Мөслимнең "Ләйсән" балалар бакчасы. Тәрбиячеләр арасында беренче урында - Мөслимнең "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Гайфиева, икенче урында - Мөслимнең "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Эльза Шакирова һәм өченче урында Баланлының "Баланкай " балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйлә Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев