Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен

Татарстан машина йөртүчеләре исерек килеш руль артына ешрак утыра башлаган – моны дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары раслый. Саннар коточкыч – ел башыннан республикада  исерек килеш автомобиль белән идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагы ачыкланган. Исерек шоферлар руль артында ничә минут һәм хәтта сәгать үткәргән?..

Хәмер сөреме астында булган бу шоферларның күрше полосадагы күпме автомобильчеләрнең, җәяүлеләрнең, өлкәннәрнең һәм балаларның гомерен  куркыныч астына куюын ничек үлчәп була?
Бу хәвефнең дәрәҗәсен ЮХИДИдан тагын бер хәбәрне укып кына аңларга була: исерек шоферлар гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 17 кеше һәлак булган, 111 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Башкаларның мәгънәсез кыланмышлары бәрабәренә 17 кеше – тормышларын, 111е  сәламәтлеген биргән. Исерек килеш руль артына утыручылар күпме татарстанлының гаиләләренә кайгы-хәсрәт китергән – ЮХИДИ мондый статистиканы алып бармый.
Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бу югалтуларны беренче елын гына күрми һәм санамый, шуңа күрә бу проблеманы яктыртуны көчәйтергә булдык. Без тәртип бозуның һәр очрагы турында җентекләп язачакбыз, газеталарда фотографияләрен бастырачакбыз һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеоязмаларны социаль челтәрләрдә урнаштырачакбыз. Хокук бозучыларның нинди җәза алачагы турында сөйләү мәҗбүри дип саныйбыз. Әлеге хокук бозулар өчен штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә каралган.
Искәртеп узабыз, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы буенча автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, аны исерек килеш кабат машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар.
РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота, дип яза “Казанские ведомости” газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X