Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл проблемасына нокта куела

Район үзәгендә генә түгел, авылларда да юл проблемасы чишелеп килә. Язын-көзен кайбер авыл урамнарына кермәле түгел иде. Бу көннәрдә районның "Мост" җәмгыяте эшчеләре Яңа Усы, Күбәк, Иске Карамалы, Вәрәшбаш, Бикмәч авылы урамнарында, Мөслимнең аэропорт башында микрорайонда юлларны формалаштырып, гравий җәйделәр.

Шундый ук эш Элемтә, Тат. Бүләр авылларында да башкарылачак. Юллар республика бюджеты һәм үзара салым акчалары хисабына эшләнде. "Мост" җәмгыяте бүгенге көндә юл читләрен ясау белән мәшгуль. Мөслимдәге Бакча урамында, район эчке эшләр бүлеге янында, "Татфондбанк" бинасы артында, Вахитов урамында, "Ләйсән" балалар бакчасы янында машина кую мәйданнарын да әлеге оешма эшчеләре ясады. "Уннан артык техника- ике грейдер, экскаватор-катопеллер, "МТЗ" экскаваторы, бульдозер, төягеч, ике "КамАЗ", каток, тракторлары район үзәгендәге "Күбәләк" балалар бакчасы территориясендә төзекләндерү эшләре алып бара: бордюрлар куела, соңыннан брусчатка, асфальт җәеләчәк", - ди "Мост" җәмгыяте җитәкчесе Рәмилә Галимова.

Моннан тыш Тойгелде, Олы Чакмак, Михайловка, Иске Карамалы авылларында чокыр-чакыр ремонты да үткәрелде. Мөслимдәге Тукай, Вахитов, Кооператив, Колхоз урамнарындагы катлы йортлар ишегалдындагы иске сарайларны сүтү, җәяүлеләрнең урам аркылы чыгу юлын да мостлылар эшләде. Күптән түгел генә җәмгыять Мөслим эчендәге юл билгеләрен яңартты һәм мәктәпләрдәге спорт мәйданчыкларының нигезен ясады.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев