“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы башланды
Атналыкның максаты – җәяүлеләр, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү.
Татарстанда балалар катнашында аварияләрне киметүне күздә тоткан “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы башланды. Атналыкның максаты – җәяүлеләр, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү. “Атналык юлларда балалар катнашында килеп туган аварияләр проблемасын кисәтүгә юнәлдерелә. Быел бер очракта 17 яшьлек кыз бала авария нәтиҗәсендә имгәнү алды. Балаларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементларның булуына әти-әниләр аеруча зур игътибар бирсеннәр иде!” – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев