Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Юкә чәчәге

Июнь азагы, июль башында дөньяны хуш искә күмеп юкә агачы чәчәк ата.

Табигатьтә юкә агачы 20нче елында чәчәк ата. Июнь-июль айларында юкә мул итеп чәчәккә күмелә.Юкә чәчәген җыю өчен иң яхшы вакыт - чәчәкләрнең яртысы ачылган, яртысы бөреләнеп торган чак. Юкә чәчәгенең хуш исе иснәп туймаслык, башларны әйләндерә.

Кипкән чәчәкләрне кәгазь яисә тукыма янчыкларда саклыйлар. Юкә чәчәге – баллы үсемлек. Чәчәк составында эфир майлары, ачы һәм дуплау матдәләре, флавонидлар, кумарин, балавыз, шикәр, глюкоза, каротин, витаминнар, микро һәм макроэлементлар бар.
Юкә чәчәгеннән әзерләнгән препаратлар тир, ашказаны суты бүленеп чыгуга уңай йогынты ясый, ашкайнату бизләренең эшчәнлеген яхшырта, үт сыекчасы бүленүне җиңеләйтә. Салкын тигәндә, грипп, бронхит чирләренә каршы, көндәлек тормышта авыз чайкау өчен дә юкә чәчәге төнәтмәсен файдаланалар.
Чәчәкләрдән бик тәмле чәй әзерләп эчәләр. Мондый чәй барлык салкын тию, үпкә, бөер авыруларыннан коткара, нерв авыруларыннан файдасы бар. Үпкә туберкулезы, агулану, ашказаны, эчәклек авырулары, яки кан саркып торган ачык яраларны дәвалаганда юкәнең күмере бик файдалы. Күмер әзерләү өчен юкәнең үзагачын киптерәләр, аннары мичтә яисә учакта яндыралар. Туберкулез белән чирләгәндә күмерне кәҗә сөте белән эчәргә киңәш ителә. Авырмагыз, сәламәт булыгыз!


Гөлназ Җәлилова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр