Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта татарстанлылар 50 процентлы ташлама алачак

2016 елның 1 гыйнварыннан «Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штрафлар түләтүне камилләштерү өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы РФ кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 437нче Федераль закон үз көченә керде. Республиканың баш инспекторы Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда ЮХИДИ штрафларының 99 процентын 20 көн дәвамында яртысын гына түләп булачак. Тиешле...

2016 елның 1 гыйнварыннан «Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штрафлар түләтүне камилләштерү өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы РФ кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 437нче Федераль закон үз көченә керде.

Республиканың баш инспекторы Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда ЮХИДИ штрафларының 99 процентын 20 көн дәвамында яртысын гына түләп булачак. Тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән кабат идарә итү, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдәге кешегә бирү һәм РФ административ хокук бозулар кодексының 12 бүлегендә каралган хокук бозулар гына искәрмә булачак.

Штрафларны www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslugi.tatarstan.ru сайтларында яки электрон почта адресларына фотовидеотеркәү приборлары теркәгән административ хокук бозулар турындагы эшләр буена карарларны җибәрү аша белергә була.

Шунсын да әйтергә кирәк, штрафларны ышанычлы кредит учреждениеләрендә түләргә һәм квитанцияләрне сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X