Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ имтиханнарын тапшыру буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

14 октябрь көнне автомобиль белән идарә итү хокукын алу һәм машиналарны һәм аларга прицеп рәсмиләштерү, теркәү буенча ЮХИДИ кагыйдәләре үзгәрә, дип хәбәр итә "Татар-информ". 14 октябрь көнне автомобиль белән идарә итү хокукын алу һәм машиналарны һәм аларга прицеп рәсмиләштерү, теркәү буенча ЮХИДИ кагыйдәләре үзгәрә. Эчке эшләр министрлыгының боерыгы нигезендә, андагы...

14 октябрь көнне автомобиль белән идарә итү хокукын алу һәм машиналарны һәм аларга прицеп рәсмиләштерү, теркәү буенча ЮХИДИ кагыйдәләре үзгәрә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

14 октябрь көнне автомобиль белән идарә итү хокукын алу һәм машиналарны һәм аларга прицеп рәсмиләштерү, теркәү буенча ЮХИДИ кагыйдәләре үзгәрә. Эчке эшләр министрлыгының боерыгы нигезендә, андагы ике административ регламент алмашына, дип яза ТАСС.

Яңа кагыйдәләрдә мотоциклар өчен "Тизлектә маневрлар ясау " күнекмәсе мәҗбүри ителгән. Кышкы шартларда мәйданчыкта имтихан бирү мәсьәләсе дә хәл ителгән.

Имтиханны мәйданчыкта туктатып, начар билге кую турындагы нигезләмә булдырылган. Хәзер сынауны балигъ яшенә җитмәгәннәр һәм, элегрәк машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, аны кайтару шартларын үтәмәгәннәр уза алмый.

Тагын бер яңалык - хәзер машина йөртү таныклыгын 15 көн эчендә Күп функцияле үзәктә ясатып алып булачак. Аны гариза бирүче үз теләге белән тапшыра ала. Әгәр кеше чит ил паспортын күрсәтсә, андагы латинча язылган сүзләр машина таныклыгына шул рәвештәгечә күчерелеп языла.

14 октябрь көнне шулай ук транспорт чараларын һәм аларның прицепларын теркәү тәртибе үзгәрә. Имтихан бирергә һәм таныклыкны алу өчен дәүләт пошлинасын түләү Салым кодексы кушканча үтәләчәк. Аны гариза биргәнче түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев