Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ хезмәткәрләре нәни мөслимлеләрне юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәчәк

Балалар катнашында фаҗигаләрне киметү өчен язгы каникуллар вакытында 2017 елның 13 мартыннан 28енә кадәр "Язгы каникуллар" операциясе старт алды.

Бу вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашачаклар. Очрашуларда юл хәрәкәте иминлеге һәм балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын профилактикалау турында сүз барачак.
Рейдлар вакытында кагыйдәләрне бозучы балаларга "Тукта! Синең тормышың куркыныч астында!" карточкалары төзеләчәк, аннан соң мәгълүматлар белем бирү учреждениеләренә җибәреләчәк. Операция барышында балаларны машинада махсус креслодан башка йөрткән шоферлар аеруча катгый контрольдә булачак. Ике көн эчендә генә дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган 5 балага карточкалар төзелде. Шуганка авылы юлында караңгы вакытта киемнәрендә уткайтарткыч элементлары булмаган ике укучыга да карточкалар тутырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X