Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә - май аенда 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Май ае дәвамында дәүләт автоинспекциясе тарафынан барлыгы 534 беркетмә төзелгән. 12 кеше руль артына исерек килеш утырган, шуларның икесе кабаттан "эләккән" гражданнар. Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Аның нигезендә бу шәхесләргә 200 меңнән 300 меңгә кадәр штраф, яки 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү янала. 22 юл-транспорт һәләкәте булып, анда...

Май ае дәвамында дәүләт автоинспекциясе тарафынан барлыгы 534 беркетмә төзелгән. 12 кеше руль артына исерек килеш утырган, шуларның икесе кабаттан "эләккән" гражданнар. Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Аның нигезендә бу шәхесләргә 200 меңнән 300 меңгә кадәр штраф, яки 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү янала. 22 юл-транспорт һәләкәте булып, анда бер кеше имгәнгән. 3 шоферга җәүлеләргә юл бирмәгәнгә, 6 җәяүлегә тиеш булмаган урында юл аркылы чыккан һәм исерек килеш урамда йөреп якын-тирәдәгеләргә куркыныч тудырганнары өчен штраф билгеләнгән.

20 майдан 20 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе игълан ителгән. Айның соңгы ункөнлегендә балаларны махсус кәнәфигә утыртмаган 13 әти-әнигә беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев