Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә - июнь аенда 453 беркетмә төзелгән

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, июнь аенда 453 райондашыбызга беркетмә төзелгән. Шуларның 99ы, юл билгеләрен санга сукмыйча, тизлекне арттырган өчен җаваплылыкка тартылган. 34 кеше машина йөртергә хокук бирүче документлары булмаган килеш руль артына утырган. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәселәрен һәм зур күләмдә штраф түлиселәрен белгән килеш, 10 райондашыбыз...

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, июнь аенда 453 райондашыбызга беркетмә төзелгән. Шуларның 99ы, юл билгеләрен санга сукмыйча, тизлекне арттырган өчен җаваплылыкка тартылган. 34 кеше машина йөртергә хокук бирүче документлары булмаган килеш руль артына утырган. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәселәрен һәм зур күләмдә штраф түлиселәрен белгән килеш, 10 райондашыбыз руль артына исерткеч эчемлек кулланган хәлдә утырган. 42 кеше ОСАГО полисы булмаган килеш машина белән идарә иткән. 67 райондашыбызга - куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, 25 кешегә укып булмаслык дәрәҗәгә җиткән теркәү билгеләре өчен штраф салынган. Машина белән идарә итү хокукыннан "азат ителгән" берәү кабаттан руль артында тотылган. Балаларын махсус креслога утыртмаган 4 әти-әнигә һәм яктырткычларны тиешенчә кулланмаган 56 шоферга беркетмә төзелгән. Җәяүлегә юл бирмәгән өчен - 1, административ штрафны үз вакытында түләмәгән 13 шофер тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев