Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары пенсия кемнәргә тиеш?

Балигъ булмаган бала яисә уку йортларының көндезге бүлегендә укучы бала тәрбияләүче пенсионерлар иминият пенсиясенең билгеләнгән түләвен югары күләмдә алуга хокуклы.

Иждивенец барлыгы турындагы документлар пенсия билгеләнгәннән соң тапшырылган очракта түләү күләмен кабаттан исәпләү мөрәҗәгать иткән айдан соң килүче айның 1 числосыннан башкарыла. Бер бала өчен пенсия әтигә дә, әнигә дә арттырылырга мөмкин.

Бу пенсияне билгеләү өчен гариза белән бергә балаларның туу турында таныклыклары (өчтән артмаска тиеш) тапшырыла. 18 яшьтән өлкәнрәк балаларга аларның укуын һәм иждивениедә булуын раслаучы документлар да кирәк.

Бала укуын тәмамласа, укымаса, академик отпуск алса яисә армиягә китсә, уку формасы үзгәрсә, түләү туктатыла. Мондый очракта шундый хәл булганның икенче көнендә үк пенсия бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Чөнки артык түләнгән акчаны пенсиядән кайтарырга туры киләчәк.

Район пенсия бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев