Мөслим-информ

Юбилярларны тәбриклибез!

Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Заянова Мөбәширә Вәлимөхәмәт кызы (Метрәй) - 90 яшьлек, Арсланова Миңнемәрьям Миңнемөхәмәт кызы (Әмәкәй), Антипова Зинаида Васильевна (Яңа Усы), Хәбибуллин Сәгәдат Галиәхмәт улы (Тойгелде) - 85 яшьлек, Исмәгыйлев Мизаһидан Исмәгыйль улы (Мөслим), Дәүләтшина Флүрә Хәбип кызы (Мөслим), Дәүләтгәрәева Флүсә Исмшгыйль...

Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан истәлекле гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз, имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, бәрәкәтле мул тормышта, хәерле озын гомер итәргә язсын. Һәр туар таң чиксез шатлыклар, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге китерсен. Көннәрегез тыныч, якты булсын.

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе.

Илгиз Низамов,

район ветераннар советы рәисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: