Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилейлар! Шулай да яшәп була

Шушы көннәрдә бөтен гомерен районыбыз авыл хуҗалыгы белән бәйләгән Исламов Зәки Ислам улы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Һәр юбиляр үтелгән тормыш юлына әйләнеп карый да үзенең хәтеренә уелып калган истәлекләрен барлый.Бу табигый хәл.

Зәки абыйның балалык еллары бер дә матур хатирәләр белән истә калмый. Булачак җитәкчегә сугыш елларында тулы ятимлек ачысын татырга туры килә.Әтисе 1942 нче елда сугышка китә дә һәлак була. 1943 нче елда колхоз бригадиры булып эшләүче әнисен җирлиләр. Шул ук елда энесе Рәхимҗан да үлә. 8 яшьлек Зәкигә әбисе һәм әтисенең сеңлесе белән җизнәсе мәрхәмәтле кулларын сузмаган булсалар, белмим, кечкенә Зәкинең киләчәк тормышы ничек формалашкан булыр иде микән? Ул балалар йортына да бармый , бәхет эзләп тә чыгып китми, аның матур киләчәген бары тик туганнары, туган авылы, туган ягы хәл итә. Башта ул үзенең туган авылындагы Күбәк урта мәктәбен тәмамлый, армия хезмәтендә була, аннан соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем ала, читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. Шушы чорлар арасында ул бухгалтер, нормировщик, склад мөдире вазифаларының да тәмен татырга өлгерә.Кыскасы, гади җир кешесе үтәргә тиешле бөтен баскычларны һич тә авырыксынмый уза.Иске Карамалы авылындагы "Алга" ПМК сында бары тик яхшы яктан гына сыналганнан соң, 1963 нче елда Зәки Исламов Мөслим "Сельхозтехника"сына күчерелә. 20 елдан артык дәвердә ул шушы оешманың мактаулы һәм таләпчән җитәкчесенә кадәр үсә.1985 нче елда аны Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе итеп билгелиләр. Бу җаваплы эшне ул 10 ел дәвамында тырышып, намус белән үти. Аннан соң лаеклы ялга чыга. Район Советы депутаты булып, озак еллар сайлануының сәбәбен дә тапшырылган эшкә җитди каравыннан, үзенең эшчеләренә, гади кешеләргә булган мөнәсәбәтеннән эзләргә кирәктер.

Зәки Исламовичның дәүләт бүләкләре аның олы һәм фидакарь хезмәте турында ачык сөйли.1971нче елда ул "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә. 1983 нче елда Россия авыл хуҗалыгының атказанган инженеры була, 1995 нче елда аңа "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән исем бирелә.Мөслим районының Мактаулы гражданины да бит әле ул.Шуларга өстәмә күпме Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, медальләр һәм төрле күкрәк билгеләре...

Зәки абыйның тормыш иптәше Гөлсинә Галиевна - үз чорының көчле физигы, СССР ның мәгариф отличнигы. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ике малай : Илдус белән Илгиз әтиләре юлын, әтиләре һөнәрен сайлый, инженер, җитәкче булалар. Кызлары Зөлфия исә әнисе юлыннан китә. Мөслим урта мәктәбен тәмамлый да физика, математика белгечлеге алып, үзенең туган мәктәбенә укытырга кайта. Ул бүгенге көндә дә Мөслим лицеенда физика фәнен укыта. Аның укучылары Казан шәһәрендә үткән конкурсларда актив катнашалар, уңышларга ирешәләр. "50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан" дигән конкурста җиңеп чыктылар.

Район "Сельхозтехника" берләшмәсен 1995 нче елдан бирле З.Исламовның улы Илгиз җитәкли. Бүгенге көндә ул "Агромастер " җитештерү компаниясе җитәкчесе. Тынгысыз, хезмәткә бирелгән кеше, оста сәүдәгәр. Ул продукциясен чит илләргә кадәр чыгара. Бүген Илгиз җитәкләгән предприятие Европа, Азия илләре белән тыгыз элемтәдә тора. Районыбыз һәм республика күләмендә танылган иганәче дә әле ул.Шушы игелекле хезмәте өчен күп мәртәбәләр хөкүмәтебез җитәкчелегенең күп төрле бүләкләренә лаек булды.Быелгы район сабан туенда ул Татарстан Республикасының тагын бер олы бүләге -"Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.

Илдус Зәкиевич - Зәки Исламовичның олы улы - 1993 - 1998 нче елларда Минзәлә районында хакимият башлыгы вазифаларын башкарды. Чаллыда "КамАЗ" ААҖ берләшмәсендә җитештерү буенча урынбасар, аннан соң башкарма директор булып эшләде. 2001 нче елдан ул Яр Чаллыдагы "Татэлектромаш" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры. Күп кенә эшләрне алар энесе Илгиз белән кулга - кул тотынышып эшлиләр.

Зәки Исламович өлкән яшьтә булуына карамастан, гомерен бушка уздырмый: ул уйлана, иҗат итә, нәрсәнедер үзгәртеп кора... Әле менә бүгенге көндә дә алар: өч уйлап табучы, өч инженер , ничек итеп булса да авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү максатыннан тагын да куәтлерәк, яңа модификацияле трактор уйлап табу өстендә эшлиләр. Әле яз көннәрендә генә без, бер төркем Татарстан язучылары, Илгизнең тракторы янында җыелышып фотога да төштек. Кызыксынучылар хәтта кабинасына кадәр кереп, идарә итү уңайлыкларына исләре китеп торганнар иде. Шул трактор инде быелгы язгы кыр эшләрендә катнашкан. Үзен аклаган. Юк, Зәки абый малайларын бу гына канәгатьләндерми, алар ничек тә моннан да яхшырагын барлыкка китерү уе белән янып йөриләр.

Зәки Исламовичның өй кыегына инде күптәннән кояш энергиясен файдалана торган җайланма менеп кунаклаган иде. Моңа безнең бер дә исебез китмәде. Илгизе көйләп куйгандыр инде, дип кенә йөрдек. Баксаң, гел алай түгел икән. Хезмәт ветераны үз куллары белән светодиодлы лампалар ясап, өй эчен яктыртуны бөтенләе белән үзе башкарган, мин сиксәндә инде, дип тормаган.

Әйе, Зәки Исламович өйдә тик ятуны белми. Район ветераннар Советы президиумы әгъзасы буларак та, аны әледән - әле төрле очрашуларга, кичәләргә чакырып торалар. Ул һич тә авырыксынмый, үзенең бай тәҗрибәсен таратырга, акыллы киңәшләре белән яшьләргә ярдәм итәргә генә тора.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә Зәки абый улларын ияртә дә Иске Карамалыдагы обелиск янына килә. Аны яңарту, ремонтлау турында фикер алышалар. Күп тә үтми, аларның матди ярдәме белән Ватаныбыз өчен башларын салган һәм Бөек Ватан сугышынннан исән кайткан авылдашлары хөрмәтенә төзелгән һәйкәлне күз явын алырлык итеп эшләп тә куялар.

Зәки абый белән Гөлсинә апа балалары, оныклары, кияү - киленнәре , туганнары өчен үрнәк булып торалар. Бар эшне бергәләп, бер - берсенә ярдәм итешеп башкаралар, матур яшиләр. Аларның йортын Зәки абый һәм Гөлсинә апа яклап зәвык белән эшләнгән шәҗәрәләр, шәмаилләр, шәхси һәм гаилә тугралары бизи. Димәк аларның балары , оныклары, туганнары нәсел җепләрен беләләр һәм аны буыннан - буынга тапшырачакларына ышанасы килә.

Зәки Исламовичның үткән хезмәт юлы бүгенге яшьләр, җитәкчеләр, хезмәткәрләр өчен үрнәк алырлык. Юбиляр - гап - гади авыл малае. Бәхет эзләп, беркая да чыгып китмәгән.Үзенең бәхетен туган җирендә, үзе белән бергә эшләгән кешеләр арасында тапкан.

Хөрмәтле Зәки Исламович! Сезгә киләчәктә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгыз һәм оныкларыгызның ихтирамын һәм игътибарын тоеп, бәрәкәтле һәм хәерле гомерләр кичерүегезне телибез.Юбилеегыз котлы булсын!

Мөҗәһит Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев