Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилей медальләре тапшырыла

20 март көнне Баек һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Юбилей медальләре тапшыру тантанасы үтте. Баек җирлегендә үткән бу чарада район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов һәм район активистлары катнашты.

Әлеге тантана шунысы белән үзенчәлекле булды, бу көнне ветераннарга медаль белән бергә Россия Федерациясе Президенты бүләкләре һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов күчтәнәчләре дә тапшырылды. Шундый ук чара Иске Карамалы авыл җирлегендә дә узды.Ветераннарга изге теләкләрен район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов җиткерде. Сугыш һәм тыл ветераннары, форсаттан файдаланып район җитәкчеләренә теләкләрен дә җиткерделәр. 23 март көнне Туйгелде һәм Михайловка авыл җирлекләрендә сугыш һәм тыk ветераннарына медаль тапшыру тантанасы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев