Мөслим-информ

Юбилей медаленә Мөслимнән Хәмидулла Мөхәммәдиев лаек булды

21 февраль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы, әфган һәм локаль сугышлар ветераннары белән очрашты. Анда район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә 8 кешелек Мөслим делегациясе дә катнашты. Рөстәм Миңнеханов 50 дән артык ветеранга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды. Әлеге бүләккә...

Рөстәм Миңнеханов ветераннарны бәйрәм белән котлады. "Ватанны саклаучылар көнендә без күп милләтле илебезне тышкы һәм эчке янаулардан саклаучыларны хөрмәтлибез. Каһарманнарны искә алабыз, ата-бабаларыбызны зурлыйбыз", - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Аның сүзләренчә, Россия тарихында Ватанга тугрылыклы хезмәт итүгә мисаллар бик күп. Әмма иң күп батырлыклар Бөек Ватан сугышы елларында кылынган. "Җиңү безгә бик авыр бирелде. Республикабыздан 700 меңнән артык кеше фронтка китте. Аларның яртысы диярлек туган якларына әйләнеп кайта алмады. Без - җиңүчеләр варислары - Ватаныбызны илбасарлардан саклаучыларны, госпиталь, фабрика, заводларда, тылда үзләрен аямый эшләүчеләрне беркайчан да онытмаячакбыз", - диде Р.Миңнеханов.

  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш

Татарстан Президенты ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек теләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: