Мөслим-информ

Әйткәйләрнең яшьлеге

Әткәебез Галимов Шакир Мөхәммәтгалим улының гомере Мөслим тарихы белән гаять тыгыз бәйләнгән. Безнең нәсел авылыбызга нигез салган Мөслим бабайга барып тоташа. Әткәй 1893 нче елның 20 ноябрендә урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1901-1910 елларда укып, Олы Чакмак мәдрәсәсен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Мәдрәсәдә дин сабакларыннан тыш, дөньяви белем дә бирелә. Мөхәммәтшакир Фәйзуллин (композитор Җәүдәт Фәйзинең туганы) тел, тарих, география, математика фәннәреннән укыта.

Әткәебез гасыр башындагы тетрәндергеч вакыйгалар шаһите булу белән бергә шул утлы еллар эчендә кайный: 1914 елның көзеннән 1916 ел азагына кадәр герман сугышында катнаша. Урта белеме булган егетне 1918 елның җәендә Минзәләгә өч айлык укытучылар курсына җибәрәләр. Курсларны тәмамлап, зур дәрт белән Мөслим башлангыч мәктәбендә укыта гына башлый, 1918 елның сентябрендә гражданнар сугышына алалар. Өч ел сугыш мәхшәрләрен кичеп, яраланып, 1921 елның көзендә Шакир авылына кайтып төшә. Көз дигәч, гадәттә, яңа уңыш, көзге байлык, туклык күз алдына килә. Ләкин егерме беренче елның көзе үлем алып килә: җәйге корылыкта барлык басуларда игеннәр көеп, корып бетә, Мөслимдә авылдашлары ачлыктан кырыла... Соры шинель, яшел гимнастерка, солдат ботинкасы кигән, чәчләре вакытсыз агарган егет инде дөньяның ачысын-төчесен татыган; алты ел гомере сугыш окопларында үткән, яраланып, үлемнән калган; тормышның, кеше гомеренең кадерен аңлаган була... Әткәй нәкъ кирәк вакытта кайтып керә. Егеткә бик җаваплы эш йөклиләр: халыкны үлемнән саклап калу өчен Америка җибәргән азыктан бушлай ашханә ачыла, аны шунда контролер итеп билгелиләр. Ул, авыл буенча йөреп, барлап, балаларны ашханәгә беркетә, азык- төлекнең читкә китмәвен күзәтә, ата-аналары үлеп, ятим калган балаларны Минзәлә балалар йортына озатыша. Ул коткарган балаларның берсе – ветеран укытучы Газиз абый Гайнуллин минем укучыларым белән очрашуда: “Сезнең каршыда басып торам икән, моның өчен мин сезнең укытучыгызның әтисе Шакир абыйга бурычлы! Ул мин ятимне, ачлыктан тилмереп урамда йөргәндә, җитәкләп алып китте, ашатты, тамагымны туйдырды. Соңыннан башка ятимнәр белән плитүнкәгә утыртып, өстебезгә торыпша ябып, балалар йортына озатты”, – дип сөйләде. 
Меңләгән җаннарны алып киткән ачлыктан соң, 1922 елда игеннәр уңа, халык ипигә туена. Сугышка киткәнче берничә атна гына укытып алган Шакир яңадан Мөслим башлангыч мәктәбендә эшли башлый. Сугышта йөреп, утыз яшенә җиткән егет Вәрәшбашның Газизә исемле сылу кызы белән никахлаша. Мәктәпне, балаларны, эшен яратып, үз белемен күтәрү өстендә эшли, күп укый. Яңа Совет власте укытучыларга мохтаҗ: илгә грамоталы кешеләр кирәк. Ленинның: “Укырга, укырга һәм укырга!” дигән өндәве юкка булмаган. Революциягә кадәр Россиядә 90 процент халык укый-яза белмәгән. Ул еллар турында әнкәй сөйли иде: “Без өйләнешкәндә Шакир Мөслимдә укыта иде. 1924 елда Ленин үлде. Мин әле аның кем икәнен аңлап та бетермим. Әтиең бик кайгырып утыра. «Нигә ул кадәр кайгырасың, Мәскәү урысы бетмәс әле», – дим. “Бик олы кеше бит ул!” – ди әтиең. Аңлатты инде миңа. Шуннан соң күп тә үтмәгәндер: “Миңа партиягә керергә тәкъдим итәләр, нишлим?” – дип кайтты. Мин каршы килмәдем: “Кер!” – дидем”. 
1926 елда Шакир Галимовны ВКП(б) членлыгына кандидат итеп алалар. 1924-1925 елларда Иске Чакмак башлангыч мәктәбе мөдире булып эшли. 1925-1930 елларда Сал. Мухан мәктәбендә укыта һәм бер үк вакытта “кызыл почмак (“изба-читальня”) мөдире булып эшли. “Кызыл почмак” авыл халкына мәдәни-агарту учагы, клуб, китапханә ролен үтәгән, гәзит-журналлар уку, җыелышлар үткәрү урыны булган. 1930 ел башында Мөслимдә беренче мәртәбә китап кибете ачыла, ул Татгосиздат (Татарстан китап нәшрияты) кибете – Когиз дип атала. Бу кибетнең беренче мөдире итеп тә әткәйне куялар, монда да белемле коммунист кеше кирәк булган, күрәсең! 
Коммунист Галимовны 1930 елда Казанга обком каршындагы партия оешмасы секретарьлары әзерләү курсларына җибәрәләр. Аннан кайткач, Мөслимдә колхоз оештыруда катнаша, “Путиловец” колхозына рәис итеп сайлыйлар. Колхоз оешкан еллар турында әнкәй күңелле итеп сөйли иде: “Коммунист хатыны булгач, башка хатын-кызлар белән мин дә

 

Мөслимдә тугыз айлык курсларда укыдым. Безне “делегаткалар” дип атадылар. Әтиең Казаннан кайтты да колхоз оештырды. Без үзебезнең атны, сабаннарны, тырмаларны колхозга тапшырдык. Әтиеңне яңа оешкан колхозга рәис итеп куйдылар. Авылдашлар күпләп колхозга керделәр, гаризалар өелеп-өелеп килде. Ленинградтан “Путилов” заводы эшчеләре безнең колхозга трактор җибәрде. Беренче тракторны Хаҗи алып кайтты. Аларны каршы алырга без кызыл байраклар тотып бардык. Бер тракторга кечкенә буйлы түп-түгәрәк Фатыйма исемле кыз утырган иде. 
Гәзиттә Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү (“Головокружение от успехов)” дигән мәкаләсе басылгач, бик күпләр колхоздан чыктылар. Аерым хуҗалыкларны кызыктыру өчен без эшкә җырлап барабыз, җырлап кайтабыз! Басуда байлардан алынган машиналар иген ура, басу буйлап тезелеп, көлтә бәйлибез. Дәртләнеп эшлибез, яшь чак бит! Мөслимнең беренче комсомоллары Гатауллин Харис, Садыйков Гайни һәм башкалар, мылтыклар тотып, чәчүлек орлык амбарларын кулаклардан саклыйлар. Кулаклар белән көрәш бара. Әтиең эшкә киткәч, кайтуын һәр көн куркып көтә идем. Җыелышларда безне – делегаткаларны да катнаштыралар. “Без Шакирның хатынын казык башына элеп киптерәбез әле!” – дип, әтиеңә янаганнар. Бер көнне Сал. Муханнан дүрт кеше, арбага күсәкләр салып, төялеп безнең турга килеп туктады. Ярый мин күрше Бикәттәйләргә кергән идем. “Кая Акбаш Шакир, үтерәбез, колхоз оештырма дип әйттек без аңа!” – диләр. Бикәттәй ГПУ га йөгерде”. 
Әткәй “Путиловец” колхозында рәис булып озак эшләми, аны колхозның партия оешмасы секретаре итеп билгелиләр. Бу вакытта колхозчы балалары өчен ясле ачыла. Әнкәй, курсларда укып, колхоз яслесендә, соңыннан балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Әткәй 1931 елның сентябреннән 1932 елның сентябренә кадәр Метрәй авылында башлангыч мәктәп мөдире булып эшли. Башлангыч партия оешмасы секретаре, авыл советы һәм колхоз активларыннан оештырылган политуку түгәрәгендә пропагандист була. 1932 елда аны Әмәкәй җидееллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Ул директорлык вазифасыннан тыш, дүрт ел Әмәкәй башлангыч партия оешмасы секретаре була, политуку алып бара. Шунда өченче бала булып мин туганмын. 
(Ахыры бар). 
Роза Хәбибуллина. 
Фото – авторның гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: