Мөслим-информ

Әйткәйләрнең яшьлеге

Әткәй дөньяда иң тыйнак, намуслы, илебезгә, халкыбызга, эшенә бирелгән чын коммунист иде. Ул моны күпьеллык хезмәте белән күрсәтте.

Кайда авыр – әткәйне шунда җибәргәннәр, көрәштә алгы сызыкта булган. 1936 елның сентябрендә әткәйне Исәнсеф җидееллык мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Монда да ул партия оешмасын, политтүгәрәк укуларын җитәкли. 1937 елда, кемнеңдер әләкләве буенча, милләтчелектә гаепләп, әткәйгә “халык дошманы” дигән гаеп якмакчы булалар. Әткәй үзе бу турыда сөйләргә яратмады, бәгыренә тигән булгандыр. Әнкәй, күп еллар үткән булса да, елый-елый сөйләде: 
“Политукуда милләтләр мәсьәләсе турында сүз баргандыр инде, кемдер әтиеңне «милләтче», «солтангалиевче», дип әләкләшкән. РОНОдан килеп, әтиеңне эштән алдылар. Көн саен кара машина көтәбез: менә килерләр, кулга алырлар, дип. Әтиең өйдә ята, беркая бармый, чыкмый, төннәр буе йокламыйча китап укый. Язучы Галимҗан Ибраһимовны «халык дошманы» дип игълан иттеләр. Бездә аның “Тирән тамырлар” дигән китабы, хикәяләре бар иде, тентергә кергәч, кая яшерсәң дә табарлар, дип, китапларын яндырдык. Әтиеңне эштән алгач, безнең белән сөйләшми башладылар, керүче-чыгучы, хәлне белешүче юк. Аулакта, кеше күрмәгән чакта гына пышылдап: “Ни хәлегез бар? Галимов ни эшли?” – дип сорыйлар. Әтиеңне бик ихтирам иткән кешеләр дә бездән ераклашты. Мине дә эштән алырга җыенуларын белдем дә райкомга киттем. Райком секретарена: 
– Нигә мине эштән чыгарасыз? Минем ни гаебем бар? Мине дә эштән чыгарсагыз, без ничек яшик, өч баланы ничек карыйк? –дидем. 
Секретарь: 
– Ирең гаепле булгач, – дип куйды. 
Елап чыгып киттем. Мине эштән чыгармадылар. Кышкы каникуллар җитте. Кырык градуслы салкында Минзәләгә укытучылар курсларына укырга бардым. Курсларда йөрим, үземдә уку кайгысы юк, башымда бер уй: Шакир ни хәлдә микән? Кулга алдылар микән, юк микән? Кайтып керсәм, Шакир өйдә, ләкин танырлык түгел: ябыккан, сакал-мыек баскан, шаккаттым! Ап-ак бабайга әйләнгән! Өйдә булуына сөендем! Бу кадәр бетеренүенә ачуым килде! 
– Кыр ул сакал-мыегыңны! Кара үз-үзеңне! Кешеләр үлемгә барганда да киенеп баралар! – дидем”. 
Менә шушы урында әнкәемнең батырлыгына сокланып, аның истәлеген кыскартам. 
Тикшерүләр дүрт айга бара, әткәйне аклыйлар: гаепләрлек бер дәлил дә булмый. 1938 елның көзендә ул – Бикбау җидееллык мәктәбенә тарих укытучысы, әнкәй башлангыч класс укытучысы булып урнаша. 
*** 
Әткәй дөньяда иң тыйнак, намуслы, илебезгә, халкыбызга, эшенә бирелгән чын коммунист иде. Ул моны күпьеллык хезмәте белән күрсәтте. 1942 елның язында, немец фашистлары белән барган дәһшәтле сугышларда ил язмышы кыл өстендә торганда, Минзәлә райкомы Бикбау авылында тарих укытып яткан әткәйне Калморза авылының “Кызыл яр” колхозына рәис итеп билгеләде. Иң артта калган, дәүләт планын үтәмәгән, көзен игеннәрнең яртысын да җыеп алмаган (басуда кар астында калган), колхозчыларга бер грамм да ипи өләшмәгән, фуражга түгел, чәчәргә дә орлык җитмәгән, атлары күтәрәмгә калган, эшне тартырлык ирләр сугышка китеп беткән колхозны аякка бастырачагына ышанып тапшырганнар. Ул еллар гомеренең иң авыр, иң җаваплы еллары булгандыр. Әткәйнең батырлык еллары! 
...Казаннан әткәй шатланып кайтты: аны бүләкләгәннәр! Кызыл тышлы Мактау грамотасына алтын хәрефләр белән болай дип язылган: “Иптәш Галимов Шакир! Татарстан Автономияле Совет Соиалистик Республикасының Верховный Советы Президиумы 1943 елгы авыл хуҗалыгы эшләрен уңышлы үтәвегез һәм 1944 елда язгы чәчүгә яхшы хәзерлек өчен Сезне Почет грамотасы белән бүләкли. 
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Динмухаметов. 
10 март, 1944 ел”. 
Бу грамота әткәебезнең үзен аямыйча эшләве, икмәк өчен көрәштә колхозчыларны оештырып, зур уңышларга ирешкәне өчен бирелгән! “Кызыл яр” колхозы дәүләт планын ел саен 150 процентка үти башлый, колхозчыларның да тормышы җиңеләя төшә. “Кызыл яр” колхозы, районда гына түгел, республикада алдынгылар рәтендә була! 
Халкыбыз явыз дошманны җиңеп, илебезне һәм Европаны фашистлардан азат итеп, дошманның рейхстагына Җиңү байрагы элгән икән, монда әткәйнең һәм Калморза халкының да зур өлеше бар! 1945 елда СССР Верховный Советы Президиумы Шакир Галимовны “Почет билгесе” ордены белән бүләкли. 1946 елда ул “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” медаленә лаек була. 
Калморза халкы аны намуслы, мәрхәмәтле булганы өчен ихтирам итте, ышанды. Ышанычтан да көчле аргумент юк! Ил алдында, сугыштагы солдат алдында, ачлыктан интеккән сабыйлар алдында торган бурычын үтәячәгенә какшамас ихтыяр көче булган коммунист колхозчыларны оештырган. Хезмәт көненә ашлык алып, өйгә ипи исе чыккач, Калморза халкы: “Эшләсәң була икән!” – дип инанган! 
1950 елда без гаиләбез белән туган авылыбыз Мөслимгә кайттык. Әткәй башта райкомда инструтор булып эшләде, аннан соң сельпо рәисе урынбасары, пекарня җитәкчесе булып эшләп, пенсиягә чыкты. Әткәйнең үзе язган дәфтәр битләре үк аның нинди тәртипле, белемле, төгәл, пөхтә кеше булуы турында сөйли. Безгә, балаларына, әткәй тормышта идеал иде. Аның үрнәге һөнәр сайлаганда зур роль уйнады. Комсомол яшеннән чыккач та мин, “Чын кеше әткәй кебек коммунист булырга тиеш!” дип, партиягә кердем. 
Роза Хәбибуллина. 
Мөслим. 
Фото – авторның гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: