Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әйтер сүзләре бар

Ислам динендә дәгъватка, ягъни изгелеккә өндәүгә зур урын бирелә. Мөселманнар кылган яхшы гамәлләре, шәхси үрнәкләре һәм яшәү рәвешләре белән дә башкаларны ислам диненә өнди, дәгъват кыла.

Бу нисбәттән үтемле итеп вәгазь сөйләү, нәсыйхәтләр бирү аерым урын алып тора. Коръәни-Кәримдә “Нәхел (Умарта кортлары)” сүрәсенең 125нче аятендә: “И Мөхәммәд галәйһиссәлам һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә Коръән дәлилләре, тәэсирле яхшы вәгазьләр белән кешеләрне чакыр(ыгыз), кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен иң күркәм юл белән көрәш(егез)!” – диелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм дә: “Дин ул – нәсыйхәт”, – дигән.

Аллаһ юлына, хак дингә чакыручы вәгазьләрне, гадәттә, Коръән мәҗлесләрендә, гаетләрдә һәм җомга намазларында имам һәм абыстайлар, хәзрәтләр авызыннан тыңлыйбыз. Соңгы елларда мәчет-мәдрәсәләрдә, мөселманнарны ислам динен таратуга тарту максатында, вәгазь сөйләргә өйрәтү дәресләре үткәрелә, перспективалы вәгазьчеләрне ачыклау ниятеннән төрле бәйгеләр уздырыла башлады. Мөслимебездә өченче ел рәттән кыз балалар һәм хатын-кызлар арасында вәгазь бәйгесе үткәрелү – моның ачык мисалы. 9 февраль көнне Җәмигъ мәчетендә узган “Әйтер сүзем бар” дип исемләнгән конкурста барлыгы 24 мөслимә катнашты. Бәйгедә күбрәк район үзәгендә яшәүче дин кардәшләребез катнашты. Әлмәт шәһәреннән, Мәлләтамак, Иске Вәрәш һәм Сал. Мухан авылыннан да катнашучылар килгән иде. 
– Мөслимдә әбиебез яши. Бәйге буласын ишеткәч, иптәш кызым белән кайттык, – ди Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге гимназиясеннән килгән Динә Вилданова. 
Диндә шәхси үрнәкнең йогынтысы зур булуын дәлилләүче бер мисал: Динә, әбисеннән күреп, яулык бәйләгән, аннары намаз укырга өйрәнгән. Аңа ияреп әниләре дә дин юлына баскан. 
Конкурсантларның чыгышын Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Мөслимнән ислам шәригате белгечләреннән һәм татар теле укытучыларыннан торган жюри бәяләде. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов бәйгене ачты. 
– Әйләнә-тирәдәгеләргә Аллаһы Тәгаләбезнең, пәйгамбәребезнең сүзләрен ирештерүчеләр кавеменнән булсак иде. Вәгазьләребез белән дә, кылган гамәлләребез белән дә динебезне куәтләүдә дәгъватчылар булыйк, – диде ул. 
Халык каршында чыгыш ясау – зур җаваплылык ул. Тышкы кыяфәтең, үз-үзеңне тотуың да күркәм булырга тиеш. Кыюлык та, сөйләү осталыгы да, фикереңне кыска һәм аңлаешлы итеп әйтә белү дә кирәк. Ә вәгазь сөйләүгә аерым таләпләр дә өстәлә әле. Темаңның мөһимлеген, әйтергә теләгән фикереңнең хаклыгын Коръән һәм хәдисләр белән дәлилләү, дөрес мәгълүмат бирү мөһим. Кайсы гына ракурстан карасаң да, конкурсантларның ныклап әзерләнгәне күренә. Балалар да, апа-әбиләр дә тәҗвид кагыйдәләренә нигезләнеп һәм матур мәкам белән Коръәни-Кәримнән аятьләр китерде. Вәгазьләрен риваятьләр һәм хикәятләр, шигъри юллар белән бизәүчеләрнең чыгышы тагын да үтемле булды. Тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итеп, кем әйткәндәй, авызларына каратып торучылар күп иде. Мөслимнән Зөһрә Шәйхелисламованың ана кадере турындагы вәгазе күзләргә яшь китерде. Сал. Муханнан Рисәлә Әгъзәмованың гомрә хаҗында күргән-кичергәннәре турындагы вәгазен тыңлаганнан соң, изге сәфәргә барып кайткандай булдык. Мөслимнән Сәлимә Заманованы бүген үк мәктәпләрдә укучылар алдына һәм мәдәният йортларында халык каршына чыгарырлык әнә. Адәм балаларының, дөнья ләззәтенә, шайтан коткысына бирелеп, ахирәт тормышы хакында онытуы турындагы вәгазе аеруча тәэсирле булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев