Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ҖЫРЛАРГА КЕРГӘН ПИТРАУ

Календарь буенча Питрау җәйнең нәкъ уртасында билгеләп үтелә. 12 июль – керәшеннәрнең олы бәйрәме. Гадәттә, “Питрау җитте – җәй үтте”, диләр. Быел, һава торышы кояшлы һәм кызу көннәре белән бик сөендермәгәч, җәй булмаган да төсле тоела. Яңа Усы авылында узган Питрау бәйрәме исә җәйнең әле башлануын гына хәбәр итте кебек.

Иртәдән үк башланган яңгыр төшкә кадәр яуды. Салават кебек “Килә ява, килә ява – ияләште бер болыт”, – дип җырларлык булды, билләһи. Ә бәйрәм башланыр вакыт җиткәч кенә, көн аязып, җылынып китте. Менә бит Ходайның кодрәте нинди зур!Усылыларның милли бәйрәмнәрен хөрмәт итүләре авыл башыннан ук күренә иде, чөнки һәр капка төбе саен 2-3 машина туктаган. Бәйрәм узачак мәйданда да чит җирләрдән кунакка кайтучылар белән очрашырга насыйп булды. – Читтә яшәсәк тә, милли йолаларыбызны, дини традицияләребезне онытмыйбыз. Питрауны аеруча сагынып, көтеп алабыз. Бүген, авылыбызга кайтып, туганнар, дуслар белән күрештек. Бик матур бәйрәм оештырганнар. Әлеге бәйрәмнәр үтеп торсын һәм авылдашларыбыз белән алдагы елларда да күрешергә насыйп булсын, – ди Башкортостанның Октябрьск шәһәреннән кайткан Галина Смирнова.Яр Чаллыдан кайткан Яңа Усы егете Георгий Пискунов милли йолаларыбызны саклауның авылны саклауның белән бер булуын билгеләп үтте:– Питрау – керәшеннәрнең бердәмлеген, дуслыгын дәлилләүче бәйрәм. Милли бәйрәмнәребез үтеп торганда, гореф-гадәтләребез сакланганда милләтебез яшәр. Туган авылымда шундый бәйрәмнәр узуына бик шатмын. Киләчәктә дә авылдашларыбыз, шатланып, имин тормышта гомер итсеннәр. Шушындый милләт җанлы авылдашларыбыз, дус-туганнарыбыз һәрвакыт булып торсын.Нинди генә бәйрәм котлау-тәбрикләүләрсез уза микән?! Питрау да искәрмә булмады. Бәйрәмгә килүчеләрне иң элек район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләде һәм җирлек халкына рәхмәтләрен җиткерде:– Бүген Яңа Усы авыл җирлеге матур эшләре, тырыш һәм хезмәт сөючән халкы белән бик матур гомер итә. Иң мөһиме – биредә яшәүчеләр, керәшен халкының гореф-гадәтләрен саклап, милли традицияләрне буыннан-буынга тапшырып, үсеп килүче яшь буынга җиткерүдә армый-талмый хезмәт итә. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы, район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән тәбрикләүләремне җиткерәм. Сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим. Районыбызда яшәүче барлык милләтләр дуслыкта, бердәмлектә гомер итсен.Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе, районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов Питрау бәйрәменең очрашу, күрешү өчен киң мәйдан булуын билгеләп үтте:– Бүген һәркайсыбызның күңеле шатлык хисләре белән тулы. Чөнки Питрау туган якларыннан читтә яшәүче балаларны, кардәш-туганнарны туган нигезләренә кайтара, аларны очраштыра. Бүгенге очрашуыбыз милли гореф-гадәтләребезгә тугры калу гына түгел, ә аны буыннан-буынга күчерүгә дә хезмәт итсә иде. Бәйрәмнән алган тәэсирләр ел буена күңелләребезне җылытып торсын. Питрау безне тагын да дуслаштырсын, якынайтсын, районыбызда яшәүче 20дән артык милләт вәкилен мәңгелек дуслыкка, бер-берсенең мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә һәм якынайтуга хезмәт итсен.Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова, тәбрикләү сүзләреннән соң, авыл өлкәннәре Зәкия Фәттахова, Антонина Николаева, Зинаида Филипова, Александр Кононовка истәлек бүләкләре тапшырды. 2019 елда дөньяга беренче авазларын салган Мәдинә Шакирова, Софина Рөстәмова, Ранэль Гыйлфанов һәм Иван Пискунов та бүләкләргә лаек булды. Җирлек башлыгы Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган Динар Васильев, Динас Игошев, Ксения Шахмаева, Юлия Филипповага, ак юллар һәм киләчәктә җирлекнең ышанычлы терәкләре булуларын теләп, кыйммәтле бүләкләр бирде. Көмеш һәм алтын туйларын билгеләп үткән Гөлназ һәм Геннадий Кондратьевлар, Лена һәм Прокопий Романовлар, Кәүсәрия һәм Петр Алексеевлар гаиләләре дә хөрмәтләнде бәйрәмдә. Узып баручы елда 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Алексей Мартемьянов, Андрей Романов, Мөнирә Петрова, Римма Николаева, Татьяна Котяшова, Альбина Романова һәм Юрий Григорьев та бүләккә лаек булды. Бәйрәм берсеннән-берсе кызыклы һәм үзенчәлекле уеннар белән дәвам итте: себерке бәйләү, ромашка чәчәкләреннән тәкыя үрү, каен себеркесе белән сугышу, утын кисү һәм яру кебек күптөрле уеннарда авыл халкы да, бәйрәмгә кайткан кунаклар да бик теләп катнашты. Якташыбыз Азат Кәримов һәм аның тормыш иптәше Алинә бәйрәмне дәртле җырлары белән ямьләде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гүзәл Рәхимуллина һәм Радик Газизов та берсеннән-берсе матур җырларын бүләк итте. Авыл халкы да, кайткан кунаклар да актив булды: җырларга һәм биергә чират торды. Уен-бәйгеләрдә катнашучыларга бүләкләр мулдан иде. Чараны оештыручылар бәйрәмне үткәрүгә зур өлеш керткән авылдашларына, якташларына һәм иганәчеләргә рәхмәтле. Төштән соң башланган бәйрәм караңгыга кадәр дәвам итте. Урман буендагы аланда бу көнне татар, рус, керәшен, мари халыкларының җырлары яңгырады, дәртле биюләре тынмады. Төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыйган Питрау бәйрәме, хактан да, милләтара дуслыкны ныгытучы, үзара татулыкны һәм бердәмлекне тәэмин итүче чара булды.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. Раушан Нигъмәтуллин фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X