Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәкне саклау өчен файдалы киңәшләр

Галимнәр кеше организмының “моторы” булган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы чаралар тәкъдим итә. 


Көненә, кимендә бер генә тапкыр булса да, елмаегыз. Көлү йөрәк тибешен көйли һәм сулыш алуны ешайта. Шулай итеп, организмга кислород күбрәк керә. 

Тәмәке тартмагыз. Кан тамырларының тараюына сәбәп булган никотин йөрәкнең тиешле күләмдә кан белән тәэмин ителүен тоткарлый. 
Атнага бер-ике тапкыр спорт белән шөгыльләнү йөрәк һәм иммун системаларын ныгыта, инфаркт куркынычын киметә. 

 

Юан булсагыз, ябыгырга тырышыгыз. Май, шикәр һәм алкоголь кулланмаска кирәк. Яшелчә, җиләк - җимеш һәм балык ашагыз. 
 Стресслардан сакланыгыз. Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, барысы да уза, мәңгелек түгел. 
Иртәнге ашны ашамыйча, өйдән чыкмагыз. 
 Кан басымы һәм кандагы холестерин күләменә даими игътибар итсәгез, инфаркт куркынычын киметерсез. 
 Кандагы шикәр күләмен даими тикшереп торыгыз. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә. 
 Үпкәләү яки ачулану да йөрәк өчен зарарлы. Бу вакытта йөрәк эшчәнлеге якынча 5 процентка кими.

Материал http://nur.tatar сайтыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X