Мөслим-информ

Йөрәк җылысын кушып

Баек авылында яшәүче оста куллы Нәҗибә апа Сәхипова хакында күпләр белә булыр. Безгә дә аның белән гәпләшеп утыру, берсеннән-берсе матур кул эшләре белән танышу насыйп булды.

Балачагы сугыш һәм хәерчелек елларына туры килсә дә, бәләкәйдән үк бәйләм бәйләргә ярата Нәҗибә апа. Күпләп сарык асрагач, йон җепкә кытлык юк. Әнисеннән оекбаш-бияләйләр бәйләргә өйрәнә. Ә 3 класста укыганда сарык йоныннан шәл бәйли!
– Шәлне шакмаклап бәйләдем, ә менә читен ничек бәйләргә икәнен белмим. Класс җитәкчебез бик оста иде. Аның янына киттем. Ул миңа бизәкләр ясарга өйрәтте. Беренче шәлемне шулай бәйләгән идем. Ул вакытта кияргә – киеме, тегәргә материалы юк. Сарык йоныннан киемнәр бәйләп кияргә дә туры килде. Басуга утауга баргач та әнкәйләр ял иткәндә, мин җеп эрләп утыра идем, – ди Нәҗибә апа.   
Сугыш вакытында фронтка җибәрү өчен күпләп йон оекбашлар, бияләй һәм перчаткалар да бәйли алар. “Әнкәйләр: “Күзегез дә әйбәт күрә, кулыгыз да җитез”, – дип, кич утыруларга безне дә ияртә иде”, – ди ул. 
Сугыштан соңгы кием кытлыгын бәйләнгән киемнәр белән үткәрә Нәҗибә апа. Тормыш иптәше Гыйндулла йортына үзе эшләгән пәрдәләр алып килә Нәҗибә.
– Элеп куйгач, ул пәрдәләрне Баекның бар кешесе диярлек кереп карады. Ул заманда әле бизәкләп пәрдәләр эшләү юк иде. Каян өйрәнгәнмендер, хәтерләмим. Ул пәрдәләр, ап-ак булып, байтак еллар өебезгә ямь биреп торды. Бизәкләрне китаптан яки язу буенча өйрәнмәдем. Кеше өстендә күрәмме, газета яисә журналдамы – карап кына алам да, өйгә кайткач, бәйләп карыйм. Ни хикмәт, бизәкләрем нәкъ күргәндәгечә килеп чыга иде, – ди Нәҗибә Сәхипова. 
Балаларына да күпчелек бәйләм киемнәр кидертеп үстерә ул. Сатуга йон буяулар чыга башлагач, җепләрне төрле төсләргә манып, күз явын алырлык киемнәр бәйли башлый. Бүген аның коллекциясен урындык, урын-җир япмалары гына түгел, ә бәйләнгән читекләр, челтәр шәлләр дә тулыландыра.
– Бизәкле шәл һәм читекләрне дә кызларда күреп бәйләргә өйрәндем. Шәһәрдә яшәүче кызларыма, оныкларыма бүләк иттем. Алар исә иптәшләренә, дусларына да сорый башлады. Яр Чаллы, Мәскәү, Санкт-Петербургка кадәр алып киттеләр, – ди Нәҗибә апа.
Бүген инде бәйләм җепләренә кытлык юк. Нәҗибә апаның кушуы буенча төрле төстәге җепләрне шәһәрдән кызы Зәйлә алып кайта. Ул үзе дә бәйләргә ярата икән. Нәҗибә апа китапханәдә Баек авылы хатын-кызларына шәл, читек-оекбаш һәм япмалар бәйләү буенча мастер-класслар да үткәргән. 
Сәхиповларның өе чәчәкле аланны хәтерләтә. Кай якка карасаң да, янып торган җәймәләр капланган диван-кроватьлар, кәнәфи һәм урындыклар “көлеп” тора. Эшләнмәләрнең һәркайсына Нәҗибә апаның күңел җылысы салынган. 
– Бәйләмгә утырсам, дөньямны онытам. Бу шөгыль тынычланырга, бар чирләрне онытырга ярдәм итә. Шуңа да бәйләүдән туктаганым юк. Нигәдер караңгы төсләрне яратмадым. Хәзер дә янып торган ачык төсләргә өстенлек бирәм. Башлаган әйберемне бәйләп бетергәч, күңелдә олы шатлык туа. Кул эшләремне сатканым юк: балаларга, туганнарга өләшәм. Йортыбызга килгән кунакларга да биреп җибәрәм. Бүләгемне ошатып кабул иткәннәрен күрү, рәхмәтләрен ишетү җанга рәхәтлек бирә. Кабат эшкә тотынганымны сизми дә калам, – ди ул.
Фәридә Гайнетдинова. 
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: