Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Йөрәк җылысын биреп

Чит балага ярату бүләк итү өчен олы йөрәкле, мәрхәмәтле һәм саф күңелле булу кирәк! 

“Үз балаларың белән дә алҗап бетәсең, нинди кеше баласын карау ул!” дип әйтүчеләр белән бергә ятимнәрне ихлас яратучылар да бар. Метрәй авылында гомер итүче Светлана һәм Айдар Шыгаеповлар гаиләсе – шундыйлардан.
– Мин ятим үстем. 8 яшьтә әнисез калдым, бертуган энемә 1 яшь тә алты ай гына иде. Безне әти белән әбекәй үстерде. Үги әнидән кактырмас-суктырмас өчен әтиебез яңадан өйләнмәде. Йөрәгенә җыйган борчулары, безнең өчен уйланулары да күп булгандыр, 50 яшендә йөрәк белән якты дөньядан китте. Әнисезлек ачысы мине гомерем буе озата килде. Үз-үземне белә башлаганнан бирле, дөньядагы  бөтен сабыйга күңел җылымны бүләк итә алмасам да, Ходай насыйп итеп, биргәннәрне ихлас яратачакмын, дидем, – дип искә ала Светлана Шыгаепова.

Светлана апа – Әгерҗе районы кызы. Иптәш кызы белән Яңа Усы авылына кунакка кайткач, булачак тормыш иптәше Айдар белән таныша. 
– Тау белән тау гына очрашмый, дип белеп әйтәләр. Тормыш юлдашын ерактан алып кайтырмын дип, һич кенә дә уйламаган идем. Дустым белән ул көнне Яңа Усы авылына “танцы”га барган идек. Светлана Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында икенче курста укый иде. Күрдем дә гашыйк булдым. Шул вакытта икебез арасында бөреләнгән мәхәббәт гомер буе озатып килә,  – ди Айдар абый.

Светлана укуын төгәлләгәч, яшьләр туй итә. Мәхәббәт җимешләре булып ике кызлары туа. Светлана хезмәт юлын Метрәй мәктәбенең озынайтылган көн группасында тәрбияче булып башлый. Аннары ул башлангыч сыйныфларга белем бирә, соңрак Салауз-Мухан мәктәбендә математика укытучысы, директор урынбасары булып эшли. Бүген Светлана Шыгаепова Мөслим урта мәктәбендә математика укыта. Гаиләсе бөтен, балалары сау-сәламәт булганга шөкерана кылып яши. Тик балачагы исенә төшсә, күңеле сызланып куя. “Кайдадыр, кемдер яратуга мохтаҗ” дигән уй борчый райондашыбызны. 
Тәрбиягә бала алырга теләге булуын әйткәч, тормыш иптәше каршы килми. 2008 елны Шыгаеповлар Бөгелмә балалар приютыннан бертуган Алена һәм Альберт Емельяновларны алып кайта. Бу вакытта Светлана белән Айдарның үз кызлары Айгөл белән Алиягә 13 һәм 8 яшь була.

– Бер кыз алып кайтырбыз дип ниятләгән идек. Аленаны бер күрүдә ошаттык. Бертуганнарны аерырга ярамаганын беләбез бит. Кыз артыннан китеп, уллы да булдык. Араларын дүрт кенә яшь аерып торучы сабыйлар безгә, яратып, “әти”, “әни” дип эндәштеләр. Без алган чорда приюттан бала алып кайтучылар юк иде. Тәрбиягә бала алу мөмкинлеге булуын Метрәй мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәмсия Фәһимовадан ишеттем. Бала алу теләгенә кызларыбыз да куанды, дүртесен дә бертигез күреп яраттык. Сабыйлар “минеке” һәм “читнеке” була алмый. Аерып тәрбияләгәндә болай да үксез баланың йөрәге җәрәхәттән генә торачак, – ди Светлана апа.

Бүген Альбертка – 26 яшь! Ул тормыш корып, Самара якларына күчеп киткән. Аленага – 22 яшь. Исемен татарчага – Алинә дип үзгәрткән. Бу карарга ул Светлана апа аны үзенеке итеп рәсмиләштергәч – кызлыкка алгач килгән. Алинә дә тормышлы, сөйгән ярын ул үз авылында тапкан. Бүген яшьләр Метрәй авылында гомер кичерә.

Балалар таралышкач, өйләре тагын ямансулап калгандай тоела Светлана апага. Альбертны укырга илтеп урнаштыргач, тагын бала алу турында уйлана башлыйлар. Бу вакытта Алинәгә 11 яшь була. Шыгаеповлар кабат Бөгелмәгә юл тоталар. “Бер гаиләдәге ике бертуганны балалар йортына озатасылар икән. Апасы – приютта, сеңлесе – хастаханәдә” дигән хәбәр килеп ирешә аларга.
– Шул балаларны күрәсе килә бит! Җыенып, Айдар белән приютка киттек. 8 яшьлек Настя уйнап йөри, балакаем. Күзләрендә – төпсез сагыш. Бик жәлләдем үзен. Үзем дә шул яшьтә әнисез калган идем бит. Аны гел үземә охшаттым. Сеңлесе Софияны күрергә дип, хастаханәгә кузгалдык. Кечкенә качалкада ике кулы белән ныклап тотынып торган сабыйның күзләрендә курку иде. Шул бүлмәдә башка караватта кечкенә малай да бар иде. Әллә шуннан курыккан?! “Бу кызны һичшиксез алып китәм” дип чыктым аннан. Шәфкать туташына: “Килеп алабыз! Зинһар, күз карасыдай саклагыз!” – дип әйтеп киткәнем бүген дә хәтердә, – ди Светлана апа.

Бер көн эчендә кирәкле документларны җыеп, медицина күзәтүе үтеп, Шыгаеповлар икенче көнне юлга чыга. 2011 елның август ае була ул. Кечкенә София юлда коса башлый, ләкин Светлана апа куркып калмый, беренче генә баласын каравы түгел бит! Софияны кайту белән алдан әзерләп куелган манежга бастыралар. Көн ахырына кадәр урыныннан кузгалмый сабый, тын да алмый шаккатып басып тора, аннан, барысын сөендереп, үрмәләп китә.
 

– Беренче адымнарын шушы өйдә атлап киткән, безне беренче сүзләре, тәүге мәртәбә “әти”, “әни” дип дәшүе белән сөендергән кызыбыз бүген укуда да сынатмый, үзешчән сәнгатьтә катнаша, бии, җырлый, алмаз мозаикасы белән картиналар чигә. Кызларыбызны бик яратабыз, аларсыз тормышның бер кызыгы да булмас иде, – ди Айдар абый.
Настя бүген Минзәлә педагогия училищесында укый. Исәбе – әнисе кебек укытучы булу.

 

– Бу гаиләгә мине Ходай Тәгалә үзе җибәргәндер. Әниле дә, әтиле дә, күпме апа-абыйлы да булдым! Бәхетле гаиләбезгә күзләр тимәсен! – ди София.
Шыгаеповларның йөрәгендәге җылылык галәмне дә җылыта алыр иде. Чисталык һәм пөхтәлек бөркелгән йортта бәхет һәм якты хыяллар яши.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама