Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәк кушуы буенча

Нәбирә Закирова “Намус” агрофирмасыда склад мөдире булып эшли. Урта белем алганнан соң, Казан электр элемтәсе техникумын тәмамлаган кыз белгечлеге буенча бик аз гына эшләп ала да баш-аягы белән авыл хуҗалыгы тармагына кереп чума.

“Михайловка” совхозында секретарь-машинистка, бухгалтер, баш бухгалтер вазыйфаларын башкара. Берара район Башкарма комитетында экономист булып эшли. Склад мөдире вазыйфасына алынуына да шактый еллар үткән. Исәп-хисап эшен төгәл алып баручы Нәбирә Закированы агрофирма җитәкчелеге дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. 
 

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев