Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәк-кан тамырлары авырулары

Йөрәк-кан тамырлары авырулары (бигрәк тә йөрәк ишемиясе) элек-электән үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе саналган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, һәр елны йөрәк-кан тамырлары авыруыннан дөньяда 18 миллион кешенең гомере өзелә. Бу – үлүчеләрнең өчтән бер өлеше, дигән сүз! 

Иң күп таралган кан тамырлары авыруы булган ишемиянең төп сәбәпләрен ачыклап китик. 
Нәрсә ул йөрәк ишемиясе?
Кан тамырлары буенча йөрәк мускулларына кислород барып җитмәү, ягъни йөрәк мускуллары эшләсен өчен кан күләме җитмәү медицинада ишемия дип атала. Күпчелек очракта моңа атеросклероз төерләре (бляшкалар) сәбәпче. Әлеге төерләр кан тамырлары эчендә, артерияләрнең эчке сүрүендә холестерин җыелып укмашу, ягъни тоташтыргыч тукыма үсү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Тышкы яктан алар калкып, кабарып, төерләнеп тора. Холестерин төерләре кан юлын тарайта яки бөтенләй каплый, кан йөреше начарая. Холестерин бер төрле генә булмый: бик агрессивлары барлык кан тамырларын капласа, башка төре бу процесска каршы эшли, ягъни кан тамырларын саклый.  
Йөрәк ишемиясе билгеләре
Йөрәк ишемиясе көчәйгәндә авырту күкрәкне кыса, яндырып авырттыра, кешегә һава җитми, тыны бетә, физик көчәнештән (авыр физик эш яки спорт белән шөгыльләнүдән генә түгел, актив хәрәкәтләрдән соң да) авырту көчәя. Авырту йөрәк турында гына түгел, төрле урында булырга мөмкин. Кайвакыт сул як калак сөягендә, иңсәдә, хәтта корсак өлешендә чәнчеп авырту очраклары күзәтелә. Гадәттә, йөрәк ишемиясен өлкәннәр, картлар авыруы дигән фикер яши. Ләкин бу дөрес түгел, авыру төрле яшьтәге кешеләрдә очрый, соңгы вакытларда авыруның “яшәрүе” күзәтелә. Шуңа күрә йөрәктә аз гына үзгәреш сизелү белән табибларга күренергә киңәш ителә.
Авыруны дәвалау
Башка авырулар кебек үк дәвалауны дарулардан түгел, яшәү, ашау рәвешен үзгәртүдән башларга кирәк. Беренче чиратта:
– авыр физик көчәнешләрне, стрессларны булдырмау (алар йөрәкнең кислородка мохтаҗлыгын арттыра);
– көн саен саф һавада йөрү;
– начар гадәтләрдән арыну (тәмәке, алкогольле эчемлекләр йөрәк авыруларын гына түгел, яман шеш, бавыр циррозын һ. б. авыруларны китереп чыгара);
– артык таза, юан кешеләргә авырлыкларын киметү зарур (артык килограммнар – йөрәккә өстәмә йөк);
– көн саен кан басымын һәм пульсны үлчәп тору, көндәлек булдырып, нәтиҗәләрен язып бару;
– диета саклау, дөрес туклану кирәк. 
Дөрес туклану дигәннән, аш тозы куллануны киметергә (тоз кан басымын күтәрә); хайван майларын кулланмаска (аларда зыянлы холестерин күп), гомумән, артык майлы азык ашамаска; үсемлек клетчаткасы булган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күбрәк кулланырга. Медикаментлар белән дәвалауны бары табиб кына билгели. Һәрбер йөрәк авырулы кеше терапевтка күренергә, ул билгеләгән дәвалауны үтәргә тиеш. Моннан тыш, кардиологка күренеп, белгеч консультациясе алу да яхшы. Йөрәк ишемиясен, нигездә, таблеткалы препаратлар белән дәвалыйлар. Иң мөһиме, йөрәк ишемиясе авыруын дәвалау даими булырга тиеш: даруларны һәр көн, хәтта хәлегез яхшы булса да, кабул итәргә кирәк. Дәвалауны туктату яки башка төр препаратка үзгәртү табиб кушуы буенча гына башкарыла. Әгәр дәвалануда уңай нәтиҗә күренмәсә яки ниндидер кире үзгәрешләр, катлауланулар күзәтелсә, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәвалануның уңай нәтиҗәсе авыру кешенең субъектив сиземләвендә күренә: йөрәк авыртуы, тын бетүе сирәгәя яки бөтенләй бетә, физик нагрузкаларны җиңел кичерә.
Йөрәк инфаркты 
һәм ишемия инсульты
Авыруның иң куркыныч кискенләшүе миокард инфарктына (кан белән тәэмин итү бозылу сәбәпле, йөрәк мускулының бер өлеше үлүгә) һәм ишемик инсультка (кан килү акрынаю яки туктау нәтиҗәсендә баш миенең бер өлеше үлүгә) китерә. Үлгән мускул тукымасы үз функциясен (йөрәктә һәм баш миендә) үти алмый һәм ул орган гомерлеккә тулы сәламәт булмый.    
Йөрәк авыруын сизеп тә, аңа әһәмият бирмәү, дәваланмау инфарктка яки инсультка китерә, күп очракта үлемгә үк илтә. Кайвакыт кешедә инфаркт яки ишемик инсульт йөрәк-кан тамырлары авыруларының беренче ачыклануы була, аңа кадәр кеше моны сизми йөри. Шуның өчен һәр кешегә диспансерлаштыру узу мөһим. Кан басымын, пульсны үлчәргә, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен тикшертеп торырга кирәк. 
Авыруны дәвалауга караганда, булдырмау җиңел. Вакытында ачыклап, тиешенчә дәваланганда, йөрәк-кан тамыры авыруы булганнарның гомерен күп дистә елларга озынайтырга да мөмкин. Үз сәламәтлегегезгә битараф булмагыз!

Камил Хәлиуллин, районның баш терапевты.
Фото – Матбугат үзәге архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев