Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йортларга – көтелгән ремонт

Көннәр матур торгач, эшләр дә тиз бара. Капиталь ремонт эшләрен Мөслимнең “Строймус” оешмасы үткәрә. Йортларга ремонт үткәрү өчен дәүләттән 7,2 млн сум акча каралган.

Мөслим һәм Мәлләтамак авылларында күпфатирлы йортларда һәм ишегалларында төзекләндерү-ремонт эшләре бара.

“Капиталь ремонт” программа­сы күпфатирлы йортларга капиталь ремонт уздыруны күздә тота. Про­грамма ярдәмендә ел саен Мөслимдә берничә йорт яңартыла.

– Быел Мөслимнең Пушкин урамын­дагы 80, 86, 88нче йортларында фасад ремонты үткәрелә. Бу эш апрель аен­да башланган иде, хәзер төгәлләнү ал­дында. Республика программаларының җирлегебез өчен ярдәме зур. Муници­паль юл фондлары средстволары хиса­бына юллар да эшләнә. Мөслимдә бүген чокырлы юллар калмады дияргә була, – ди район Башкарма комитетының инфра­структур үсеш бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров.

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрүгә иң нык сөенүчеләр – шунда гомер итүчеләр. Райондашыбыз Гөлчәчәк Нуруллина Пушкин урамын­дагы күпфатирлы йортларның берсендә яши. Үзе әйткәндәй, гомере шушы йорт­та узган, балалары шунда үсеп, буй җиткергән.

– Безнең йорт 1989 елда төзелгән. Бу йортта яши башлавыбызга 32 ел үткән. Ниһаять, республика программасы безнең йортның да ишеген шакыды. Күптән көтелгән ремонт инде бу! Күңел генә түгел, күзләр дә сөенә. Ремонт баш­каручылар бик төгәл итеп, тырышып эшлиләр. Өч дистә елдан артык ремонт күрмәгән йортыбызның матурлануы үзе бер сөенеч бит! Бөтен урамга яңгырап торган перфоратор һәм дрель тавышла­рына да шатланабыз. Эш бара, дигән сүз бит бу, – ди Гөлчәчәк апа.

Көннәр матур торгач, эшләр дә тиз бара. Капиталь ремонт эшләрен Мөслимнең “Строймус” оешмасы үткәрә. Йортларга ремонт үткәрү өчен дәүләттән 7,2 млн сум акча каралган.

– Һава торышын алдан фаразлап бул­мый, эшчеләр эшне тиз тотарга тырыша­лар. Бу без ремонт алы баручы беренче генә йорт түгел. Сыйфатлы эш, әлбәттә, вакытны күбрәк сорый ,– ди подрядчы оешма җитәкчесе Рәсим Шириев.

Эшчеләрне җитәкчелек кенә түгел, ремонт баручы йортта гомер итүчеләр дә даими контрольдә тота. Эшчеләрнең армый-талмый эшләвен күреп, мактап, күңелләрен күтәрүчеләр дә аз түгел.

“Безнең ишегалды” программасы да җирлегебез өчен ят түгел. Програм­ма гамәлгә кергәннән соң Мөслимдә күпфатирлы йортларга караган ике ише­галды төзекләндерелде. Быел Коопера­тив урамындагы 227, 229, 239а йортлары­на һәм Гагарин урамындагы 1нче, Банк урамындагы 60нчы, Тукай урамындагы 40нчы йортлар ишегалларына ремонт керде. Мәлләтамак авылының Яшьләр урамында урнашкан 8нче йорт ишегалды да “Безнең ишегалды” программасы бу­енча төзекләндереләчәк. Ишегалларына бүгенге көндә брусчатка җәелә, яктырт­кычлар куела. Соңыннан кече архитек­тура корылмалары да урнаштырылачак.

– Ишегалларын төзекләндерү ба­рышында җәяүлеләр һәм машина юл­ларына асфальт җәю, су торбаларын алыштыру, яктырткычларны яңарту, спорт мәйданчыклары ясау, тирә- якны яшелләндерү күздә тотыла. Әлеге эшләргә 17,3 млн сум акча каралган, – ди Рөстәм Хантимеров.

“Безнең ишегалды” программасы бу­енча ремонтны да халык көтеп алды. Ник дигәндә, күпфатирлы әлеге йорт­лар тирәсендә асфальт катламы шактый искергән. Ишегалларында машина кую урынын киңәйтү дә отышлы булыр иде.

– Башта үзгәрешләрне кабул итәргә теләмәсәк тә, матур, яхшы әйбергә тиз өйрәнәсең. Матурлыкны саклый белергә дә кирәк, – ди Мәдинә Хисамова. – Без яшь чакта йорт янында утыргычлар да, балаларга таганнар да, таулар да юк иде. Хәзер барысы да бар, шөкер итеп яшәргә генә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев