Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йортлар сусыз калды

– Узган ел Үрәзмәт авылында су линиясен яңарттылар. Бөтен йортларга да диярлек су кертелде. Школьная урамында без яшәгән 36нчы, 38нче йортлар янындагы трассага су килми, нәтиҗәдә йортлар сусыз калды. Бер ел инде су килүен көтәбез, бу җәйдә ясарга тиешләр иде, югыйсә. Ирек Сәрвәров. Үрәзмәт.

Сорауга Үрәзмәт авыл җирлеге башлыгы Әлфир Закирҗанов җавап бирде:
– Әле бер ай элек кенә су кертү хакында Ирек Сәрвәровның үзе белән сөйләшкән идек. Ул: “Быел кирәк түгел, киләсе елга эшләрбез”, –  дип җавап бирде. Әгәр быел ук кирәк икән, бернинди проблема юк, бу йортларга су китерү мөмкинлеге бар. Кабат үзләре белән сөйләшеп, әлеге проблеманы хәл итәрбез.
Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев