Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йортлар да, ишегаллары да яңара

2020 елда республикада социаль юнәлешле 50 программа гамәлгә ашырыла. Мөслим районы аларның 25ендә катнаша.

Республикабызда дистә елга якын гамәлдә булган “Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү” программасы Мөслимдә дә нәтиҗәле эшли.

Бүген Мөслимдә 60 күпфатирлы йорт исәпләнә. Быел Мөслимдәге Гагарин урамындагы 1нче йортта һәм Пушкин урамындагы 78нче йортта капиталь ремонт эшләре башкарылачак.
– Әлеге йортларда фасад ремонты үтәчәк. Пушкин урамындагы 78нче йортта отмостка ремонты да каралган. Ремонт эшләрен “СтройМус” җәмгыяте эшчеләре алып бара. Һәр йортта 3 млн 800 меңәр сумлык эш башкарылачак. Капиталь ремонтка акча республика һәм район бюджетыннан бирелә. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең ай саен капиталь ремонт өчен түләп барган акчалары да тотылачак, – ди торак милекчеләре оешмасы җитәкчесе Гөлшат Фәхерлегаянова.
Татарстанда “Безнең ишегалды” республика программасы формалаштырыла. Ул быелдан тормышка ашырыла башлый. Әлеге программа күпфатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерүне күздә тота. Программа буенча асфальт юлларны, тротуарларны яңарту, балалар мәйданчыклары урнаштыру, яшелләндерү, яктыртуны җайлау, чүп ташлау урыннарын ясау, эскәмияләр кую һәм башка эшләр күздә тотыла.
– “Безнең ишегалды” программасы нигезендә Мөслимдә дә ишегалларын яңарту эшләре алып барылачак. Республикада әлеге программа өч елга исәпләп төзелсә дә, җирлегебездә бу эшләрне бер елда тәмамларга ниятлибез. Төзекләндерү эшләре барышында күпфатирлы йортлар ишегалларында юл кырлары, тротуарлар, машина кую урыннары ясалачак. Шулай ук яктырту лампалары, уен мәйданчыклары да урнаштырылачак, – ди Гөлшат Фәхерлегаянова.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X