Йортка газны бушка кертеп була!
Җирлегебездә шәхси йортта яшәүчеләр күп. Өченче бала өчен җир кишәрлекләре дә бирә башлагач, йорт салу өчен җир участогы эзләп интегәсе дә юк. Яңа йорт җиткереп керүчеләрнең күбесе – яшьләр. Тик йортның диварлары күтәрелеп, түбәсе ябылгач та башкарасы эшләр байтак шул әле! Йортка газ үткәрүнең никадәр кыйммәт булуын бу эшне үз башыннан үткәргән кеше генә беләдер.
– Йортка газ кертү һәм газ җиһазларын сатып алу өчен дәүләттән субсидия алу мөмкинлеге бар. Ул бер мәртәбә бирелә һәм ТР Министрлар кабинеты карары (18.02.2022 №137) нигезендә башкарыла. Субсидия 60 меңнән 80 мең сумга кадәр бирелә, – ди ТР матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30нчы санлы булеге җитәкчесе Нурсибә Мингалимова.
Тик субсидиягә аерым категориягә керүчеләр генә дәгъва итә ала. Алар – гаилә составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, инвалид балалары булганнар, күпбалалы гаиләләр, гаиләдә җан башына керем 10 мең сумнан ким туры килгән гражданнар.
– Субсидия бөтен кешегә дә 80 мең сум күләмендә бирелми. Гаиләдә җан башына керем аена 10 мең-19 мең сум тәшкил иткәндә, бу гаиләгә дәүләттән 60 мең сумга кадәр субсидия түләнә. Түләү хуҗалыкка бер тапкыр гына бирелә, – ди Нурсибә Мингалимова.
Субсидияне исәпләгәндә җир участогындагы проект һәм төзү- монтаж эшләрен башкару чыгымнары исәпкә алына. Ягъни газ кертү җайланмаларын һәм өй эчендә газ челтәрен урнаштыру, газ җиһазларын һәм исәпләү приборларын алу суммасы тәгаенләнә. Газ җиһазлары йортка бер данәдә генә алына.
Субсидия алу өчен гаризаны газ керткән йорт хуҗалыгында теркәлгән һәм анда даими яшәүче милекче яза. Субсидия алырга теләүчеләр, районның матди ярдәм бүлегенә килеп, 2022нче елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә тиеш.
– Һавадагы мәгълүматлар белән документ тутырып булмый. Шуңа күрә гариза язучының 2021нче елның 21 апреленнән соң йортта газ кертү эшләрен башкаручы подрядчы оешма белән төзелгән килешүне алып килүе шарт. Шулай ук йорт участогында газ үткәрү буенча башкарылган эшләрнең акты, акча түләү турында квитанция, йорт эченә куелучы газ җиһазын сатып алуны раслаучы документ, аларның техник паспортлары булырга тиеш, – ди ТР матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30нчы санлы булеге җитәкчесе Нурсибә Мингалимова.
Торакка хокук Бердәм дәүләт милек реестрында теркәлмәгән булырга тиеш. Гаилә кеременә карап бирелүче субсидиягә дәгъва иткәндә, керемнәр турындагы документларны да алып килергә кирәк булачак.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев